Когогинның вәкаләтләре озынайтылды
«Ростех» Дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов рәислегендә узган «КАМАЗ» акционерлык җәмгыятенең директорлар советында, Сергей Когогинны 2022 елның 11 февраленнән тагын 5 елга генераль директор итеп сайладылар.
Юрий Герасимов, Ирек Гомәров, Андрей Максимов, Жанна Халиуллина һәм Рөстәм Шәмсетдинов шундый ук вакыт аралыгында идарә әгъзалары вазифасын башкарачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев