Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы китапханәсендә – Финляндиядә яшәүче татарлар белән телекүпер

Телекүпер барышында катнашучылар татар телендә аралашу, китап уку, милли бәйрәмнәр һәм гореф-гадәтләр, телне саклау буенча заманча аралашу чаралары турында фикер алышачак.

15 декабрь көнне 11.00 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсе Чаллы шәһәре һәм Финляндия татар яшьләре арасында «Китап укучы яшьләр – милләтнең киләчәге» дигән телекүпер (телемост) оештыра. Очрашуда Чаллыда яшәп иҗат итүче яшь язучылар катнашуы көтелә.

Әлеге телекүпер барышында катнашучылар татар телендә аралашу, китап уку, гаиләдә билгеләп үтелүче милли бәйрәмнәр һәм гореф-гадәтләр, телне саклау буенча заманча аралашу чаралары турында фикер алышачак.

Телекүпер кысаларында Финляндиядә яшәүче милләттәшебез Рамил Беляевның «Финляндия татарлары» китабы белән танышу һәм шәхсән авторның үзе белән аралашу мөмкинлеге булачак. Финляндиядә яшәүче татарларның тарихы, язмышы, фин татарлары җәмгыятенең эшчәнлеге, турында китапта күтәрелгән мәсьәләләр буенча әңгәмә алып барылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китапханә