15 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Чаллыда зур хокук бозулар. Нинди?
Татарстанның монополиягә каршы көрәш хезмәте Чаллының Мәдәният һәм ял паркы өчен "Бәйрәм каруселе" аттракционын сатып-алулар барышында күпсанлы хокук бозуларны ачыклаган. Парк сату-алуга әлеге аттракционны җитештерү, сертификатлаштыру һәм кую буенча контракт чыгарган булган. Контрактның бәясе 8 миллион сумга бәяләнгән. УФАС тикшерүне бәйгенең потенциаль катнашучысы - Кемеровоның "НовТехСтрой" компаниясеннән гариза кергәч башлап...
-
Бүген Әлфия Авзаловага 85 яшь тулган булыр иде
Бүген Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалованың туган көне. Исән булса, аңа 85 яшь тулган булыр иде. Бу уңайдан бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган концерт була. Анда легендар җырчының 80 нче елларда яздырылган видео, аудио тасмалары да тәкъдим ителәчәк. Сүз...
-
Татарстанда уникаль технолгия
Татарстанда беренче тапкыр уникаль технология буенча сөннәткә утырталар Республика клиник балалар хастаханәсе белгече Татарстанга урология өлкәсендә җөйсез уникаль технология алып кайтты. Бу хакта "Татар-информ"га балалар уролог-андрологы штаттан тыш баш эксперт Наил Әкрамов җиткерде. Агентлык билгеләп үтүенчә, балалар урологы Германиядә стажировкада булып, чит ил белгечләре куллана торган җилем ысулы белән сөннәткә...
-
Чаллы якташлыгы киләчәккә өмет белән яши
1985 елның 30 июлендә ГЭС бистәсенең Үзәк урамында беренче тапкыр төп чаллылылар бәйрәме узган иде. Шуннан бирле әлеге бәйрәмне үткәрү традициягә әйләнде. "Чаллы якташлыгы" вәкилләре башкалардан аермалы буларак, җәен генә түгел, ә ел саен гыйнвар аенда да очрашып, ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясыйлар, киләчәккә планнар коралар. Быелгы очрашу 13...
-
Нардуган узды
Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында Нардуган бәйрәме узды. Бу керәшеннәрнең табигатьнең уянуына багышланган күңелле бәйрәме. Нардуганны быел Татарстанның халык артисты Виталий Агапов җитәкчелегендәге керәшен җәмгяыте уздырды. Бәйрәмгә тамшачылар шактый күп җыелган иде. 26нчы тапкыр уздырыла торган бәйрәмдә Менделеевск, Лаеш, Зәй, Теләче һәм башка районнардан иҗат коллективлары чыгыш ясады. "Карендәшләр" һәм...
-
2018 елда Татарстанда 42 мәдәният объектына капиталь ремонт ясалачак
Мәдәни билгеләнештәге объектларга капиталь ремонт үткәрүгә 2018 елда 342,98 миллион сум акча бүленгән. (Казан, «Татар-информ»). 2018 елда Татарстанда мәдәни билгеләнештәге 42 объектка капиталь ремонт үткәреләчәк. Бу максатларга 342,98 миллион сум акча бүленгән. Татарстанда мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау программасы 2015 елдан тормышка ашырыла. Ике елда әлеге программа буенча барлыгы 798,23...
-
Җырчы–композитор Заһир Насыйбуллинга инфаркт булган.
Кар көрәп йөргәндә җырчы, легендар "Сак-Сок" төркеме солисты Заһир Насыйбуллинның хәле начарланып киткән. Ул Сарман районы Югары Чыршылы авылында өй сатып алып төзекләндергән һәм шунда яшәп ята икән.Аңа 60 яшь тулды. Аристның хәле беткән вакытта ярый балалары янында була, аны тиз генә Чаллыга алып китеп хастаханәгә салалар. Тикшерүләр узганнан соң...
-
Марат Бәшәров Сирия ятимнәрен үз канаты астына ала
Актер Ливандагы качкыннар лагеренда яшәүче ике сабый өчен даими акча күчерәчәк. Марат Бәшәров гыйнварда, кайбер документларга кул куйганнан соң, 7 яшьлек Әсма һәм 5 яшьлек Әхмәднең попечителенә әйләнәчәк. Марат күчергән акчалар ике сабыйны һәм аларның бертуганнарын (кызның - биш , малайның алты туганы бар) тәэмин итүгә китәчәк. Актер бу гамәлен...
-
Комбинатта модернизация эшләре дәвам итә
Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты Татарстанның алдынгы предприятиеләренең берсе булып кала бирә. Биредә ел саен җитештерүне модернизациялиләр. Комбинатның генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев, 2017 елда модренизацияләүгә бер миллиард сумнан артык акча тотылган, быел исә 1,5 миллиарда сумлык модернизация эшләре алып барылырга тиеш. "Быел картон фабрикасын киң масштаблы...