15 июль 2021 яңалыклары
-
Яр Чаллы "Россия суы" ярларын чистарту буенча бөтенроссия акциясенә кушылачак
Яр Чаллыда сулык ярларын чүп-чардан чистарту буенча «Россия суы» бөтенроссия акциясе узачак. «Игелекле эшләр яры» - «Экология» милли проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектының бер өлеше.
-
Яшь шәһәрдәшебез Ләйсән Саматованың нинди сәләтләре бар? (анонс)
Чаллыда сәләтле балалар шактый.
-
Чаллы укучылары ясалма интеллект буенча халыкара конкурста катнашырга чакырыла
Бушлай конкурсның командалар өчен приз фонды 13 000 000 сум тәшкил итәчәк!
-
Чаллыда исерек ир хатыны белән талашканда ике айлык кызын имгәткән
Ир-атка карата кече яшьтәге баланың сәламәтлегенә аңлы рәвештә зыян салу факты буенча җинаять эше ачылган.
-
Балалар ялына ташламалар күбрәк: Дамир Фәттахов кешбэк программасындагы яңалыкларны шәрехләде
Программаның гамәлдә булуы киңәйтелгән – хәзер кешбэкны 2021 елның 25 маена кадәр сатып алынган юлламалар өчен дә алырга мөмкин. Мондый карар Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан кабул ителде. Бүгенге көндә программада Татарстанның 84 лагере катнаша.
-
«Исәнмесез, мин – Лилия. Кирәкле хезмәтне сайлагыз». Газ буенча күрсәткечләрне яңа төрле тапшырабыз
Газ өчен счетчик күрсәткечләрен телеграмда @liliya16bot ярдәмендә тапшырырга мөмкин. Чаллы шәһәрендә 190 меңнән артык абонентка газ белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәт күрсәтүче «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ, «Газпром» ААҖ бүлендек җәмгыяте газ исәпләү приборы күрсәткечләрен тапшыруның соңгы көне – һәр айның 25 числосы дип искәртә.
-
15 июльгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
15 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшемнәрсез, көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, яшен булуы, боз явуы ихтимал.