«Исәнмесез, мин – Лилия. Кирәкле хезмәтне сайлагыз». Газ буенча күрсәткечләрне яңа төрле тапшырабыз
Газ өчен счетчик күрсәткечләрен телеграмда @liliya16bot ярдәмендә тапшырырга мөмкин. Чаллы шәһәрендә 190 меңнән артык абонентка газ белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәт күрсәтүче «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ, «Газпром» ААҖ бүлендек җәмгыяте газ исәпләү приборы күрсәткечләрен тапшыруның соңгы көне – һәр айның 25 числосы дип искәртә.
Күрсәткечләрне телеграммнан тыш тагын берничә ысул белән тапшырып була:
- дәүләт хезмәтләре порталында uslugi.tatarstan.ru;
- тавыш ярдәмчесе Лилия аша (843) 207-01-03 телефоны буенча;
- квитанцияләр түләгәндә банкларның интернет-сервислары аша;
- абонент пунктларында, почта бүлекчәләрендә, банк офисларында.
Хезмәт өчен түләү, шулай ук, шактый гади. Моның өчен түләү терминаллары, шәхси кабинетлар һәм банкларның мобиль кушымталары, дәүләт хезмәтләре порталы, почта бүлекләре туры килә. Шулай ук квитанцияне https://kazan-tr.gazprom.ru сайты аша шәхси кабинетта да формалаштырырга була
Компаниянең хезмәтләре 2 һәм аннан да күбрәк ай дәвамында түләнмәгән очракта, абонентка газны өзү, ә аннан соң - суд аша бурыч түләттерү, милекне кулга алу, квартплатадан бурычны тотып калу, Россиядән читкә чыгуны тыю яный.
«Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ шулай ук көнкүрештә газ куллануның гади кагыйдәләре турында искә төшерә. Газ приборлары конструкциясенә мөстәкыйль үзгәрешләр кертмәскә, вентиляция булмаганда газ приборларын кулланмаска, йортны үз белдеге белән газлаштырмаска һәм вентиляция каналларын ябыштырмаска киңәш ителә.
Газ исе чыккан очракта, авария газ һәм ашыгыч хезмәтләрнең телефоннарына (04, 104, 112) шалтыратырга кирәк.
http://nabchelny.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев