16 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Шәһәр бизәүчеләрне хөрмәтләделәр
Шәһәр хакимиятендә яңа елга бизәү буенча бәйгегә нәтиҗә ясалды. Микрорайоннарны бизәүгә үзләреннән өлеш керткән территориаль иҗтимагый советларга, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә шәһәр хакиме Наил Мәһдиев рәхмәт әйтте. Ул "Суар", "39нчы бистә", "Сонлнечный" ТОСларын ассызыклады. Яр Чаллы дәүләт педагогия универистеты ректоры Фәйрүзә Мостафинага, 106нчы "Забава" бакчасы директоры Зөлфия Жуковага рәхмәт белдерде....
-
Йөрәк ясаган
Франциянең танылган йөрәк табибы Ален Карпентье йөрәк ясаган. Табигый ясалма чималдан эшләнгән йөрәкнең эчке ягына "тибү" ешлыгын санап бара торган тапшыргычлар куелган. Эшчәнлек көчәйгәндә, ул йөрәк тизрәк эшли башлый ала. Элекке төрләрдән аермалы буларак, монда бик кечкенә ике кудыргыч урнаштырылган (чын йөрәктәге кебек). Тагын берничә елдан мондый ясалма йөрәк кешегә...
-
Чыршыны кайчан ташларга?
Яңа ел бәйрәмнәре, каникуллар артта калды, ә кемнәрнеңдер өендә ылыслы купшыкай һаман утырадыр әле. Бәйрәм төсе бирүче, хуш ис таратучы яшел агач белән кайчан хушлашырга? Психологлар чыршыны яңа елның беренче эш көнендә үк ташларга киңәш итә. Ул көнне бу эшкә кулыгыз бармаса, Иске яңа елдан соң да калдырмагыз. Өйнең чыршысыз...
-
Озын толым-2018
"Озын толым-2018" халыкара бәйгесе старт алды. Анда шәһәрдәшебез 26 яшьлек Арина Алексеева да катнаша. Шунысын да искәртеп үтергә кирәк, теләк белдерүчеләр саны бик күп, ә финалга нибары озын толымлы 15 кыз гына чыгачак.
-
Россиядә узасы дөнья чемпионатына уеннарын билет сорап, 3 миллионнан артык гариза юлланган
Россиядә узасы дөнья чемпионатына уеннарын билет сорап, 3 миллионнан артык гариза юлланган. Бу хакта Халыкара футбол федераөияләре ассоциациясе (ФИФА) хәбәр итә. Билет сатуның 5 декабрьдә башланып 31 гыйнвар көнне тәмамланачак бу этабында билет сорап 3 миллион 141 мең 163 мөрәҗәгать кабул ителгән. Матчларны стадионга барып карау теләген белдерүчеләрнең күбесе -...
-
Ярышлар узачак!Нинди?
20 гыйнварда Яр буе паркы мәйданында чаңгы ярышлары уза. Әлеге ярышлар яшь эшмәкәрләрне көч сынашырга чакыра. Гариза бирү йчен 57-15-59 телефонына шалтыратырга кирәк.
-
Музейлар да заман белән бергә атлый
Чаллыда беренче интерактив музей старт алды. Шәһәребезнең балалар һәм яшьләр иҗат сараеның этнографик музее интерактив экускурцияләр үткәрә башлады. Республика тарафыннан үткәрелә торган грантка нәкъ менә Чаллылылар лаек булган. 200 сум күләмендәге җиһаз бүген әлеге музейда үз урынын тапты. Яңа ноутбуклар, видеопроектор, зур экраннар аша иҗат сараеның гына түгел, ә бөтен...
-
Яз көне юллар ябылмый
Россиядә быел яз көне йөк машиналары хәрәкәтен чикләү булмаячак. Росавтодор оешмасы транспорт оешмасы белән берлектә шундый карар кабул иткән. Хәзерге вакытта Россиядә барлык юлларның80%ка якыны нормада. Бу күрсәткеч ел саен арта. Язгы чикләүләрне бетерү йөк ташучыларны үзләренең эшен нәтиҗәле файдаланырга һәм товарның үзкыйммәтен киметергә мөмкинлек бирер, бәлки. Юллар гадәттән тыш...
-
Тулай торак төзекләндерелә
Гыйнвар аенда Батенчук исемендәге төзелеш көллияте тулай торгында төзекләндерү эшләре башланды. 9 катлы йортны яңа уку елына тулысынча яңартырга җыеналар. Уку йорты директоры Радик Биктимиров әйтүенчә, бүгенге кәндә шәһәрнең төзелеш оешмасы биредә сантехника җиһазларын һәм инженерлык челтәрләрен яңарта. "Төзекләндерү эшләрен алып бару өчен бинаның бер ягын бушатттык", - ди җитәкче....
-
"АСКО" да инвентаризация үткән
Вакытлыча хакимият "АСКО" иминият компаниясендә инвентаризация үткәрде. Тикшерү барышында 65 000 ОСАГО полисы бланкасының югалуы мәгълүм ачыкланган. Белгечләр хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткәннәр.
-
Салават Фәтхетдинов Әлфия Авзалованың зур серен ачты
Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган искә алу концертында Салават Фәтхетдинов легендар җырчыбызның зур серен ачты - аның чын яшен әйтте. «Әлфия апаның чын яшен мин беләм дә, Зөлфия белә. Бик кызыксынсагыз, әйтербез. Сез белгәне - 85, без белгәне - 89. Киләсе елга аның 90 еллыгын уздырсак - гаҗәпләнмәссез",...