18 март 2018 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов: Без сезнең белән киләчәгебезне сайладык!
Президент сайлауларда катнашучыларга рәхмәтләрен җиткерде. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкына сайлауларда катнашуы өчен рәхмәтләрен җиткерде. "Гражданлык позициягез өчен рәхмәт сезгә", - диде ул сайлаучылар өчен оештырылган "Мин тавыш бирдем" шәһәр концерты сәхнәсеннән. "Бүген илебезнең иң әһәмиятле сайлаулары узды - без Россия Президентын сайладык....
-
Экзит-пол: Владимир Путин 73,9 процент тавыш белән президент сайлауда җиңде
Икенче урында - КПРФтан Павел Грудинин, өченче - ЛДПР лидеры Владимир Жириновский. (Казан, 18 март, "Татар-информ"). Сайлау участокларында сораштыру нәтиҗәләре (экзит-пол) буенча Владимир Путин 73,9 процент тавыш җыеп, РФ Президентын сайлауда җиңде. Бу хакта INTERFAX.RU хәбәр итә. Сайлау бюллетеньнәрендә 8 кандидат иде. Экзит-пол нәтиҗәләре түбәндәгечә: КПРФ кандидаты Павел Грудинин -...
-
Сайлау бетәргә вакыт аз калганда
Яр Чаллыда 18сәгатькә сайлаучыларның 70,19%тавыш биргән. Шәһәрнең Комсомол районында 73 881 кеше үз гражданлык бурычын үтәгән. Бу биредә яшәүче сайлаучыларның 71,25% дигән сүз.Процентларга караганда Автозавод районы сайлаучылары бик азга калыша, бу районда сайлау яшенә җиткән халыкның 70,21% инде тавыш биргән.(85 501 сайлаучы). Үзәк районында 99 677 кеше тавыш бирсә дә...
-
Татарстан тавыш бирү күрсәткече буенча Россиянең Европа өлешендә беренче бара
Россия буенча гомумән караганда, 12 сәгатькә илдә тавыш бирүчеләр күрсәткече 34,72 процентка тиң. (Казан, 18 март, "Татар-информ"). Россиянең Европа өлешендәге төбәкләр арасында бүген көндезге сәгать 12гә тавыш бирүчеләр күрсәткече буенча Татарстан алда бара. Республиканың күрсәткече 38,47 процентны тәшкил итә, дип яза РИА Новости. 2012 елдагы сайлауларда Татарстанның күрсәткече шул ук...
-
Нидерланд вәкиле: Татарстанда сайлаулар югары дәрәҗәдә уза
Европа илләре күзәтүчеләре республиканың сайлау участокларында бүген иртәдән эшли. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Егор Никитин). Татарстанда сайлаулар югары дәрәҗәдә оештырылган, ә сайлаучылар бәхетле күренә. Бу хакта халыкара миссия вәкиле, Нидерланд Корольлегеннән килгән күзәтүче Ангела Кейн белдерде. Республикада аның белән бергә Израиль һәм Германиядән күзәтүчеләр эшләвен белдерде ул. Алар барысы да...
-
Шанхай күзәтүчеләре Татарстандагы 100дән артык сайлау участогында булган
Чит илдән килгән вәкилләр Татарстанда сайлау участоклары эшләрен югары бәяли. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Лилия Локманова). Шанхай оешмасыннан күзәтүчеләр бүген, Россия Президенты сайлаулары кысаларында, 100 дән артык сайлау участогында булган. Бу хакта Шанхай оешмасы күзәтүчеләр Миссиясе әгъзасы Серик Егизбаев хәбәр итте. Аның сүзләренчә, сайлау участокларының берсендә дә хокук бозу очраклары...
-
Татарстанда төшке вакытка сайлаучыларның 38,47 проценты тавыш биргән
Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов Аксубай, Арча, Әтнә, Балтач, Чүпрәле халкының активлыгын билгеләп узды. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген сәгать көндезге 12гә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада сайлаучыларның 38,47 проценты тавыш биргән. Бу хакта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр...
-
Чаллының мактауды гражданины сайлауда катнашты
Чаллының мактаулы гражданины, сәүдә-сәнәгать палатасының комитет рәисе Венера Иванова үзенең гражданлык бурычын 60нчы мәктәптә үтәде. "Балаларыбыз гына түгел, оныкларбыз да бәхетле, рухи һәм матди яктан бай, көчле илдә яшәсен өчен оныгым Айя белән икәү 6 елга Россия Президентын сайладык. Бу җитди вакыйгада катнашу өчен Казаннан тизрәк кайттык,"- диде ул.
-
Чаллыда кайбер гражданнар фатирларында гына тавыш бирү өчен гариза тапшыра алды
Физик мөмкинлеге чикле яки сәламәтлеге какшау сәбәпле сайлау участогына килә алмаган чаллылылар фатирларыннан чыкмый гына да тавыш бирә ала. Моның өчен алардан көндезге сәгать икегә кадәр гаризалар кабул иттеләр. Шәһәрдәшләребез янына участок сайлау комиссиясе әгъзаләре һәм күзәтүчеләр килә. Әлеге төркемне хокук сакчылары озата бара.
-
Чаллы хакиме сайлауларда үз тавышын бирде
Чаллы башлыгы Наил Мәһдиев шәһәрнең 47 комплексында урнашкан №2176 сайлау участогында тавыш бирде. Әйтергә кирәк, биредә сайлаучылар бик актив. Көндезге унбергә инде монда сайлаучыларның дүрттән бере тавыш биреп өлгергән. Көчле кар явуына да карамастан шәһәрдәшләребез участокларга күпләп килә. Наил Гамбәровичка, мисал өчен, бюллетень алырга хәтта чират торырга да туры килде.
-
Чаллының танылган биючеләре тавыш бирде
Чаллының танылган биючеләре Наил Сөләйманов белән Елена Зарянова да Россия Президенты өчен тавыш бирделәр.
-
Чаллыда сайлауда активлык арта бара.
Чаллыда Россия Президентын сайлау буенча тавыш бирү темпы артканнан арта бара. Мәскәү вакыты белән 11сәгать 45 минутка автокалада 34,22% сайлаучы тавыш биргән. Бу Комсомол районында 40 682 кеше(39,27%), Автозавод районында 38 599 кеше(31,7%) сайлау участогына килгән дигәнне аңлата. Беренчелекне Үзәк районы алып тора биредә көн үзәгенә 46 997 сайлаучы тавыш...
-
Рөстәм Миңнеханов хатыны белән Россия Президентын сайлауда катнашты
Татарстан Президенты 42нче сайлау участогында тавыш бирде. (Казан, 18 март, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хатыны Гөлсинә ханым белән бергә иртәнге 10да Карл Маркс урамында - Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның беренче бинасында урнашкан 42нче сайлау участогына килде. Башка сайлаучылар кебек үк, алар үз паспортларын күрсәтеп бюллетеньнәр алды һәм кабиналарга...
-
Чаллының иң зур мәктәбендә сайлаулар беренче тапкыр оештырыла
Шәһәребезнең 41 нче урта белем бирү йортында сайлалулар әле беренче тапкыр гына оештырыла. Чөнки әлеге мәгариф учреждениесе бу уку елында гына ачылды һәм ул Чаллыда иң зур мәктәп булып исәпләнә. Шуңа да биредә берьюлы 3 сайлау участогы эшли (№2060, №2061, №2062).
-
Татарстанда 10.00 сәгатькә 15,98 процент сайлаучы тавыш биргән
Иң зур активлык Апас районында - анда сайлауда катнашучылар 53,16 процент тәшкил итә. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Сәгать 10 га булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда сайлаучылар 15,98 процент тәшкил итә. Бу хакта "Выборы" дәүләт автоматлаштырылган системасы мәгълүматларыннан билгеле булды. Тавыш бирүдә иң актив районнардан Апас (53,16 процент), Кайбыч (52,67...