18 март 2018 яңалыклары
-
Эльвира Ногманова: «Балаларыбызның якты,матур киләчәге өчен тавыш бирдек"
Шәһәрнең мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Ногманова РФ Президентын сайлауда катнашуны мөһим эш дип саный. Шуңа күрә ул үзенең гражданлык бурычын үтәргә кызлары Азалия белән Эмилияне дә алып килгән. ГЭС бистәсенең 20нче мәктәбендә Россия Президентын сайлап:"Балаларыбызның якты, матур киләчәге, тормышыбызның муллыгы, тыныч һәм имин тормыш өчен тавыш бирдек", - диде ул.
-
Татарстанда 49 меңнән артык кеше Россия Президентын сайлауда беренче тапкыр катанаша
Тавыш бирү көнендә авырып яки башка нигезле сәбәпләр аркасында килә алмаучылар өчен өйдә тавыш бирү хокукы бирелә. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Республикада Россия Президентына тавыш бирүдә беренче тапкыр 49 мең 121 кеше катнашачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт...
-
Татарстан Республикасы мөфтие сайлауда тавыш бирде
Илдә тынычлык булсын, иминлектә, муллыкта, бердәмлектә яшәргә язсын, диде мөфти. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Федерациясе Президентын сайлауда катнашты. Ул Казанның Ботаника урамы, 7 нче йорт адресы буенча урнашкан 88 нче урта гомумбелем бирү мәктәбендәге 279 нчы сайлау участогында...
-
Алексей Песошин Россия Президентын сайлауда катнашты
Татарстан Премьер-министры гражданлык бурычын Казанда Яңа Савин районындагы 241 нче сайлау участогында үтәде. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Егор Никитин). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Президенты сайлауда катнашты. Песошин гражданлык бурычын Казанда Яңа Савин районындагы 241 нче сайлау участогында үтәде. Биредәге сайлау участогында кешеләр арзан бәяләрдән товарлар сатып алу мөмкинлеге бар....
-
Депутатлар үрнәк күрсәтә
Россия Президентын сайлауларда җәмәгать эшлеклеләре, җитәкчеләр, ТР Дәүләт Советы, шәһәр Советы депутатлары да актив катнаша. ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова Чаллы шәһеренең 1 нче мәктәбендә урнашкан 2034нче сайлау участогында үзенең гражданлык бурычын үтәде. "Шәһәрдәшләребез ил күләмендәге мөһим сәяси вакыйгада бу юлы да актив катнашырлар дип ышанам",...
-
"Мин көчле ил өчен тавыш бирәм"
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин беренчеләрдән булып тавыш бирде. Ул 22нче мәктәптә РФ Президентын сайлады. "Мин тынычлык, тотрыклылык һәм көчле ил өчен тавыш бирдем", - диде ул.
-
Чаллы хакиме 90 яшьлек ветеранны котлады
Бүген Яр Чаллы хакиме Наил Мәһдиев 90 яшьлек Дөрия Курмаеваны өенә барып юбилее белән котлады, бүләк тапшырды. Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераны республикабызның Сарман районы Нөркәй авылында күпбалалы гаиләдә туып үсә. Сугыш елларында Казан авиация заводында хезмәт куя, җиңү килсен өчен көнне-төнгә ялгап эшли. 1950 елда сугыштан кайткан фронтовик...
-
Сайлауда җәмәгать эшлеклеләре,җитәкчеләр дә актив катнаша
Россия Президентын сайлауларда җәмәгать эшлеклеләре, җитәкчеләр, ТР Дәүләт Советы, шәһәр Советы депутатлары да актив катнаша. ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова Чаллы шәһеренең 1 нче мәктәбендә урнашкан 2034нче сайлау участогында үзенең гражданлык бурычын үтәде. "Шәһәрдәшләребез ил күләмендәге мөһим сәяси вакыйгада бу юлы да актив катнашырлар дип ышанам",...
-
Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президентын сайлауда катнашты
Халык бу эшкә җаваплы карый, катнашу күрсәткече югары булыр, дип әйтте Парламент Рәисе. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Надежда Гордеева). Татарстан дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президентын сайлауда катнашты. Казанда Вахитов районында 116 нчы лицей базасындагы 43 нче номерлы сайлау участогында Парламент башлыгы һәм аның хатыны тавыш Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар...
-
#Айданавыборы бәйгесе җиңүчеләренә айфон һәм айпадлар тапшырылачак
Татарстанда #Айданавыборы фотомарафоны старт алды. (Казан, 18 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда #Айданавыборы фотомарафоны старт алды. Селфи-бәйгенең төп бүләкләре арасында өч велосипед, дүрт айфон һәм өч айпад бар. #Айданавыборы медиатөркеме вәкиле Кирилл Ершов ТР Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә шул хакта белдерде. «Без кешеләрнең үз төбәгенә яратуы хакында сөйләүләрен телибез. Фотомарафонда...
-
Чаллыда Россия Президентын сайлаулар зур күтәренкелек белән башланып китте
Иртән бирле дулаган коточкысыз буран сайлауга барыручыларга һич комачау итә алмады. Автоградта тавыш бирү өчен 173 участок үз вакытында эшен башлап җибәрде. Шәһәрнең Комсомол районында -49, Үзәк районында - 67, Автозавод районында 57 сайлау участогы урнашкан. Иртәнге сәгатьләрдә тавыш бирергә күбрәк өлкән яшьтәгеләр, урта буын вәкилләре килә. Яңа шәһәрнең 60нчы...
-
Татарстанда сайлау участокларында 3 меңгә якын күзәтүче эшли – Анатолий Фомин
"Сайлау хокуклары үтәлешен мониторинглау вәкаләтләрен Иҗтимагый палаталарга йөкләү гадел дип саныйм", - ди Татарстан Иҗтимагый палатасы рәис (Казан, 18 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Россия Президентын сайлау буенча участокларда 3 меңгә якын күзәтүче эшли. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий...
-
Россия Федерациясе Президентын сайлау башланды
Сайлау бүлекчәләре 8дә ачылды, 20 сәгатькә кадәр эшли. "Татар-информ" сайлау барышы белән таныштыра. (Казан, 18 март, "Татар-информ"). Бүген, 18 март, Россия Федерациясе Президентын сайлау башкарыла. Татарстанда сайлау бүлекчәләре 8дән 20 сәгатькә кадәр ачык булачак. Республикада барлыгы 6 округ сайлау комиссиясе һәм 2817 участок сайлау комиссиясе оешкан, шуларның 49е сайлаучыларның вакытлыча...
-
Чаллы сайлау участокларына халык актив килә
А. Пушкин пролицее бинасында урнашкан РФ Президентын сайлау буенча 2096нчы участокка халык иртәдән үк актив килде. Сайлау бюллетенен чират торып алдык. Тышта буран булса да, сайлаучыларның кәефе күтәренке. Бинаның беренче катында буфет та эшли. Хокук тәртибен полиция хезмәткәрләре саклый. Зөлфия Галим