19 май 2015 яңалыклары
-
Робот техникасы буенча фестиваль үтә
1 июнь көнне "Идея" технопаркында ел саен республика күләмендә үткәрелә торган V робот техникасы буенча фестиваль үтә.
-
Минем матурым
Казан милләтебез мәркәзе, безнең бөтен өметләр шушы башкалабызда аклана, хыялларыбыз шушында чынга аша. Сәнгатебез күгендә якты йолдызлар кабызучы да ул -мең яшәр калабыз. Биредә күп төрле бәйгеләр, фестивальләр, ярышлар үтә.
-
Эшмәкәрләр Кытайдан кайтты
Татарстан делегациясе составында Кама төбәгендәге җитештерү предприятиеләре югары уку йортлары вәкилләре, эшмәкәрләр эш визиты белән кытай халык республикасында булып кайттылар. Алар Гуанджоу, Шеньжень провинцияләренең, Гонконг биләмәсенең кластер сәясәте белән таныштылар. Бу илнең әйдәп баручы машина төзелеше преприятиеләре белән хезмәттәшлек итү турында сөйләштеләр. Татарстан вәкилләре Тойота компаниясенең машина җыю линиясен карадылар....
-
Калабызда гаилә аллеясы барлыкка килде.
Чаллының эшлекле хатын-кызлары халыкара гаилә көнендә Җиңү паркында агачлар утыртырга карар кылган иде. Аларның тырышлыгы белән бу көнне калабызда гаилә аллеясы барлыкка килде. Гөлзадә Руденко җитәкчелегендәге Совет активистлары бу көнне 25 юкә утыртты.
-
“Яшь эшмәкәр – 2015” республика бәйгесенең шәһәр этабы
28 майда "Яшь эшмәкәр - 2015" республика бәйгесенең шәһәр этабы уза. "Башлангыч эшмәкәрлек", "Бизнес-старт", "Эшмәкәрлек -Уңыш" номинацияләре буенча җиңүчеләр билгеләнә. Әлегә конкурста катнашырга 6 эшмәкәр теләк белдергән.
-
ГЭСта пляж түләүле булмый
1 июньдә Чаллыда су коену сезоны ачыла. Әмма әлегә кадәр күпме рәсми пляж эшләячәге билгеле түгел. Бу темага багышланган киңәшмәдә ГИМСның Чаллы бүлеге җитәкчесе Әбүзәр Ногманов әйтүенчә, бүгенгә өч ял зонасын кабул итәргә була. Мәйдан янындагы, "Урман әкияте" ял базасы һәм "Радуга" сәламәтлек комплексындагы пляжлар чүп-чардан чистартыла, коткару постлары белән...