Эшмәкәрләр Кытайдан кайтты
Татарстан делегациясе составында Кама төбәгендәге җитештерү предприятиеләре югары уку йортлары вәкилләре, эшмәкәрләр эш визиты белән кытай халык республикасында булып кайттылар. Алар Гуанджоу, Шеньжень провинцияләренең, Гонконг биләмәсенең кластер сәясәте белән таныштылар. Бу илнең әйдәп баручы машина төзелеше преприятиеләре белән хезмәттәшлек итү турында сөйләштеләр. Татарстан вәкилләре Тойота компаниясенең машина җыю линиясен карадылар....
Татарстан делегациясе составында Кама төбәгендәге җитештерү предприятиеләре югары уку йортлары вәкилләре, эшмәкәрләр эш визиты белән кытай халык республикасында булып кайттылар.
Алар Гуанджоу, Шеньжень провинцияләренең, Гонконг биләмәсенең кластер сәясәте белән таныштылар. Бу илнең әйдәп баручы машина төзелеше преприятиеләре белән хезмәттәшлек итү турында сөйләштеләр.
Татарстан вәкилләре Тойота компаниясенең машина җыю линиясен карадылар. Тойотаның Камри, Королла, Ярис һәм Хайлендер модельләре җыела торган конвейерда 798 робот комплексы, ә заводта 24 мең кеше эшли.
Чаллының һәм Кама буе машина төзелеше ассоциациясе Тойота концерны җитәкчелегенә Тойотаның Россиядәге мәйданчыклары кысаларында үзара хезмәттәшлек турында тәкъдимнәр тапшырдылар. Кытайлылар ИННОКАМ Кама кластеры тәкъдимнәрен карап, хезмәттәшлек итәргә әзер булуларын белдерделәр.
Татарстан делегациясе шулай ук WuzhouLong Motors Co кытай машина төзелеше компаниясе эшчәнлеге белән дә таныштылар. Биредә елына 30 мең автобус чыгара икән. Гуанджоу мәйданчыгында җитештерелгән автобусларның 90%ы электр ярдәмендә йөри. Бу "КАМАЗ" ААҖендә тормышка ашырыла торган "Электробус" проекты белән шөгыльләнүче Кама кластеры вәкилләрендә аеруча зур кызыксыну уятты.
Зөлфия ГАЛИМОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев