20 декабрь 2016 яңалыклары
-
Ана капиталын индексацияләү 2020 елга кадәр туктатыла
Путин бүген әлеге карарны имзалады, ул 2018 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә. Россия Президенты Владимир Путин ана капиталын индексацияләүне 2020 елга кадәр туктатып тору турындагы законны имзалады. Бу карар 2018 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә. Хәзерге вакытта ана капиталының күләме 453 мең 26 сум тәшкил итә. 2018 елдан социаль...
-
Коточкыч юл һәлакәте: коткаручылар кешеләрне машинаны кисеп чыгара (фотолар)
Әгерҗедә «Тойота», «Черри» һәм «Киа» чит ил машиналары бәрелеше нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күргән: икесе үлгән, икесен хастаханәгә алып киткәннәр. Коткаручыларга кешеләрне машинаны кисеп алырга туры килгән. 27 яшьлек «Киа Рио» машинасын йөртүче руль контролен югалтып, каршы юлга чыга һәм машиналар бәрелешәләр. http://tatar-today.ru
-
Аналар һәм балалар үлемен киметү өчен
Татарстан районнарының үзәк хастаханәләрендә бала табу бүлекләре кыскартуга дучар булды. Декабрь аеннан - Мөслим, Апас, Югары Ослан, Балык Бистәсе, Кайбыч, Кама Тамагы, Яңа Чишмә, Чирмешән районнарындагы бүлекләр ябылды. Хәзер Кама Тамагы һәм Кайбыч районында яшәүче йөкле хатын-кызлар бәби табарга Яшел Үзәнгә барырга тиеш.
-
Элвин Грей икеле капчыгы булган, апасы аның тагы бик күп серләрен ачты
Регина Юльякшина Санкт-Петербургта яши. Әлегә кияүдә түгел. - Регина, бертуган энең йолдыз булыр дип уйлый идеңме? - Беркайчан да уйламадым. Җырчы булып киткәч тә ышанып бетмәдем. Вакытлар уза торгач кына аның үз көче белән барлык хыялларына ирешә алуына ышандым. Гастрольләрдә йөреп укуын да ташлаган иде. Киләчәктә югары белемне алып бетерер...
-
Ат спорт мәктәбендә бүре белән эт бергә яши
Чаллыда киләчәктә "Тулпар" ат спорты мәктәбе базасында зоопарк ачарга җыеналар. Биредә инде 20дән артык төрледән-төрле кыргый һәм йорт хайваннары, кош-корт яши. Ат спорты мәктәбендә быел апрель аенда бүре баласы туган иде. Аңа Маугли әкиятеннән алып Акела дип исем куштылар. Әммә ана бүре аны тугач та яратмады, имчәгенә дә якын китермәде....
-
Бәйрәмнәрдә дә эшлибез!
Наил Мәһдиев торак-коммуналь хужалыгы хезмәткәрләренә Яңа ел бәйрәмнәре вакытында тәүлек буе кизү торырга күрсәтмәләр бирде. "Бу чорда бернинди дә хәвеф-хәтәрләр булырга тиеш түгел. Кем өчендер бәйрәм, ә безнең өчен ул эш. Температура көннән-көн түбән төшә. Кайбер төбәкләрдә инде торак-коммуналь хуҗалыгы эшчәнлегендә тоткарлыклар булып һәлакәтләр чыккан.
-
Чаллыда “вейп-бар”лар арта
Шәһәрдә яңа төр күңел ачу урыннары пәйда була башлады. Бу урыннарда электрон тәмәкеләргә салып тарта торган сыекчалар сатыла. Монда шулай ук чәй, кәһвә, төрле коктельләр, кабымлыкларга заказ бирергә була. Бәяләр кыйммәт түгел, уңайлы шартлар тудырылган - шуңа да бу ял урыннары яшьләр арасында бик популяр.
-
Кытайлар Чаллыда кер юу машинасы җитештермәкчеләр
"Haier" компаниясе Чаллыда кер юу машиансын чыгарырга җыена. Лю Сия ханым җитәкчелегендәге делегация эшлекле визит белән шәһәребезгә килде. Кытай партнерлары Чаллы шәһәре хакиме Наил Мәһдиев белән очраштылар. Очрашуда башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин, аның урынбасары Эльдар Тимергалиев катнашты.
-
Салкыннар үзәккә үтә, сакланыгыз!
Бүген кичкә Чаллыда 31 градуска кадәр суыта. Төнлә исә салкынлык урыны белән -34-36 градуска җитәчәк. Иртәгә, 21 декабрьдә, иртән 25-30 градус салкын булачак, көндез -18 градус тирәсе булыр , дип әйтә синоптиклар. 23 декабрьдә тагын җылытып җибәрәчәк, ул көнне -8,-10 градус салкын һәм кар-бураннар көтелә. Салкыннарда үзегезне саклагыз!
-
Илчегә кем аткан?
Төркия башкаласы Анкарада Россия илчесенә һөҗүм иткән кеше полициядә ике ел хезмәт иткән булган. Бу хакта Төркиянең эчке эшләр министры Сөләйман Сойлу белдерде дип яза INTERFAX. "Һөҗүм итүче 1994 елда Айдын провинциясендә туган, полиция мәктәбен тәмамлаган. Аның исеме Мевлют Мерт Алинташ. Ул полициядә ике ел хезмәт иткән", - дип белдергән...
-
Меры пожарной безопасности при использовании печного отопления
Отделение надзорной деятельности и профилактической работы по Комсомольскому району мо г. Набережные Челны предупреждает: печи, находящиеся в доме, должны быть в исправном состоянии и безопасны в пожарном отношении. Нужно помнить, что пожар может возникнуть в результате воздействия огня и искр через трещины и неплотности в кладке печей и дымовых каналов....