Бәйрәмнәрдә дә эшлибез!
Наил Мәһдиев торак-коммуналь хужалыгы хезмәткәрләренә Яңа ел бәйрәмнәре вакытында тәүлек буе кизү торырга күрсәтмәләр бирде. "Бу чорда бернинди дә хәвеф-хәтәрләр булырга тиеш түгел. Кем өчендер бәйрәм, ә безнең өчен ул эш. Температура көннән-көн түбән төшә. Кайбер төбәкләрдә инде торак-коммуналь хуҗалыгы эшчәнлегендә тоткарлыклар булып һәлакәтләр чыккан.
Халыкка коммуналь хезмәтләр күрсәтү, юлларны чистарту буенча бернинди дә тайпылышлар булырга тиеш түгел... Һава торышы нинди булачагын беркем белми. Барысына да әзер торырга кирәк. Бу минем үтенечем. Әгәр теләсәгез, күрсәтмә буларак та кабул итә аласыз", - дип искәртте шәһәр хакиме хуҗалык җитәкчеләрен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев