Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ана капиталын индексацияләү 2020 елга кадәр туктатыла

Путин бүген әлеге карарны имзалады, ул 2018 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә. Россия Президенты Владимир Путин ана капиталын индексацияләүне 2020 елга кадәр туктатып тору турындагы законны имзалады. Бу карар 2018 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә. Хәзерге вакытта ана капиталының күләме 453 мең 26 сум тәшкил итә. 2018 елдан социаль...

Путин бүген әлеге карарны имзалады, ул 2018 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә. Россия Президенты Владимир Путин ана капиталын индексацияләүне 2020 елга кадәр туктатып тору турындагы законны имзалады. Бу карар 2018 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә. Хәзерге вакытта ана капиталының күләме 453 мең 26 сум тәшкил итә.

2018 елдан социаль түләүләрнең барысы да елына 1 тапкыр гына чынлыктагы инфляция буенча индексацияләнә. Индексация коэффициенты исә Россия Хөкүмәте тарафыннан билгеләнә. Индексацияләү тәртибе "чернобыльчеләр", Советлар Союзы Герое һәм Россия Федерациясе Герое, ветераннар, инвалидлар һәм балалы гражданнар өчен бердәм булачак.

http://tatar-inform.tatar/news/2016/12/20/131717/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев