Ялчыгол укулары
Шушы көннәрдә күршеләребез Зәй шәһәрендә икенче мәртәбә «Ялчыгол укулары» үткәрелде.
Әлеге күренекле дин эшлеклесе, табиб, язучы һәм мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыгол иҗатына багышланган республикакүләм чарага Башкортстан, Дагыстаннан да кунаклар килде. Район имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов «Ялчыгол укулары» танылган татар дин галиме Таҗетдин Ялчыголның тормыш юлы, иҗаты белән танышу, аның мирасын, хезмәтләрен...