Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фатир эзлим

Сентябрь ае студентлар өчен уку елы башлану гына түгел, арендалау өчен фатир эзләү чоры да. Фатирны ничек һәм каян эзләргә дигән проблема юк хәзер. Бушлай таратыла торган газеталарда да, социаль челтәрләрдә дә тулып ята аның ише игъланнар. Бу эшкә вакытымны сарыф итмим дисәң, риэлторга мөрәҗәгать ит, сиңа кирәген хәзер табып...

Сентябрь ае студентлар өчен уку елы башлану гына түгел, арендалау өчен фатир эзләү чоры да. Фатирны ничек һәм каян эзләргә дигән проблема юк хәзер. Бушлай таратыла торган газеталарда да, социаль челтәрләрдә дә тулып ята аның ише игъланнар. Бу эшкә вакытымны сарыф итмим дисәң, риэлторга мөрәҗәгать ит, сиңа кирәген хәзер табып бирә.

- Аренда базарының иң җанланган вакыты сентябрь һәм октябрь, бу айда шәһәргә студентлар бик күп килә, - ди дүртенче ел риэлторлык хезмәте белән шөгыльләнүче Алинә Мортазина. - Сайлау мөмкинлеге хәзер бик зур. Кайсы игъланны ачып карама, артында риэлтор тора, диләр. Килешәм, бу эш белән шөгыльләнүчеләр хәзер бик күп. Ләкин бик тырышканда фатирны риэлторсыз да табарга була, моның өчен вакыт кына кирәк. Хәзерге заманда буш вакыты булган кешене табып та булмый. Шуңа да фатир табу эше күп чакта безнең өскә кала.

Алинәдән бүлмә, фатир арендалау бәяләрен сорашам:

- Бүлмәләр хуҗалар белән яки аларсыз бирелә торганы бар. Бәяләре шәһәрнең кайсы районында булуына карап төрле дип әйтә алмыйм, бер тирәдә тирбәлә. Хуҗалар белән алты меңнән, хуҗаларсыз сигез меңнән башлап. Ике кеше керсә, дүртәр мең булып чыга.

- Хуҗасы да булган фатирда күбесенчә әбиләр яшидер инде?

- Алай дип әйтмәс идем, яңа йорттан фатир алып, ипотека түләүче яшь гаиләләр дә еш шалтырата безгә. Әбиләр инде аңлашыла, пенсияләре аз, фатир өчен булса да түләрләр дип кертәләр егет-кызларны. Үзе кухняда идәндә йоклап, зал ягын арендага бирүчеләр дә бар.

- Бәяне кыйммәтсенәләрме?

- Студентлар арзанлы вариантны эзли дип әйтә алмыйм, чөнки, бердән, алар акчаны үзләре эшли. Аннары ата-аналар да балаларына акчаны жәлләми. Башта арзанлырак фатир кирәк, диләр, барып карагач, кер юу машинасы юкмыни, тегесе-монысы да юк икән, дип сайлана башлыйлар. Фотолардан кыйммәтрәк вариантны күрсәткәч, ата-аналарына шалтыраталар. Алар шунда ук ризалаша.

- Бүлмә яки фатирга күбесенчә кемнәрне кертәләр дип сорасам, кызларны диярсезме?

- Кызларны да, малайларны да, яшь гаиләләрне дә бертигез дәрәҗәдә дияр идем. Фатир хуҗаларыннан егетләр кызларга караганда чистарак та яши, дигән сүзне еш ишетәм.

Фатир арендаларга теләүчеләргә киңәшләр

Фатирның хуҗасы тәгаен ул булу турындагы документны сорагыз.

Фатирга кергәнче, аның хуҗасы белән килешү төзегез. Анда хуҗаның һәм фатир арендалаучының хокуклары белән бурычлары, аренда түләве суммасы, сөйләшү буенча төзелгән вакыт аралыгы, килешүне өзү очраклары язылырга тиеш.

Милек исемлеген төзү дә яхшы. Анда фатирда булган барлык җиһаз, техника саналып китәргә тиеш. Аларның төзек булу-булмавын да тикшереп карагыз.

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев