Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бертуган уйлап табучылар

Чаллыда яшәүче бертуган Булат һәм Фәнис Кәлимуллиннар шәһәрдән читтә интернетка тоташу проблемасын хәл иткәннәр. Алар 3G и 4G-технологияләр өчен шәхси сигнал көчәйткеч уйлап тапканнар. Кәлимуллиннар уйлап тапкан конструкция халык телендә "тарелка" дип аталаган параболик спутник антеннасына охшаш. Беренче сынап карау ук сигналның яхшы булуын күрсәткән. Антенна 12 км ераклыктагы станция...

Чаллыда яшәүче бертуган Булат һәм Фәнис Кәлимуллиннар шәһәрдән читтә интернетка тоташу проблемасын хәл иткәннәр. Алар 3G и 4G-технологияләр өчен шәхси сигнал көчәйткеч уйлап тапканнар.

Кәлимуллиннар уйлап тапкан конструкция халык телендә "тарелка" дип аталаган параболик спутник антеннасына охшаш. Беренче сынап карау ук сигналның яхшы булуын күрсәткән. Антенна 12 км ераклыктагы станция белән тоташкан - HD сыйфатлы видео карау, музыка тыңлау, интернетта эшләү мөмкин булган.

Егетләр шундый өч көчәйткеч ясаганнар һәм аларның барысы да сыйфатлы элемтәне тәэмин иткән, хәтта көчәйткечләрне сатып алырга теләүчеләр дә бар икән.

Бертуган Кәлимуллиннар ИТ-паркның бизнес-инкубаторына сайлап алуга гариза биргәннәр һәм аларга бәхет елмайган. Хәзер алар үз продуктларын камилләштерү өстендә эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев