Рухыбыз зәгыйфьләнде
Яшьләр телевизордан төрле үзәк каналлар буенча күрсәтелә торган "популяр" фильмнар карап, өйдә утыралар. "Универ", "Деффчонки" кебек, ачыктан-ачык әхлакый тотнаксызлыкны пропагандалаган мондый фильмнар яшьләребезне бүгенге көндә нәрсәгә өйрәтә ала соң? Егетләрне нәсел айгырлары роленә куеп, әле бер кыз, әле икенчесе белән мәхәббәт уены уйнату, кыланмышлары кылга сыймаган, бай кесәле ирләр "аулаучы"...