Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Торак төзү дәвам итә

2015 елның башыннан Чаллыда 16,7 мең кв.м. торак мәйданы файдалануга тапшырылды. Бу еллык планның 4,9%ын тәшкил итә. Гомумән, 12 ай дәвамында төзүчеләр 340 мең кв.м. мәйданда торак төзеп, меңләгән гаиләләрне куандырырга җыеналар. Социаль ипотека программасы буенча -18,4 мең кв.м. , инвестицияле торак - 274 мең кв.м. һәм шәхси торак -...

2015 елның башыннан Чаллыда 16,7 мең кв.м. торак мәйданы файдалануга тапшырылды. Бу еллык планның 4,9%ын тәшкил итә. Гомумән, 12 ай дәвамында төзүчеләр 340 мең кв.м. мәйданда торак төзеп, меңләгән гаиләләрне куандырырга җыеналар.
Социаль ипотека программасы буенча -18,4 мең кв.м. , инвестицияле торак - 274 мең кв.м. һәм шәхси торак - 47,5 мең кв. м. мәйданда торак төзү планлаштырыла. Башкарма комитеттан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, барлыгы 43 торак йортта 5000 фатир файдалануга тапшырылырга тиеш. Әлеге объектлар Мәләкәс аръягы микрорайонында, 65, 40, 53 һәм 60нчы комплексларда, «Чаллы- Яр», «Солнечный парк» торак кварталларында, шулай ук ГЭС бистәсендә төзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X