Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Китапларда – тормыш

Китап - күңел көзгесе. Ул кеше күңеленең төпкелендә яшеренеп яткан энҗеләрен дә, аның моңын да, сагышын да үз укучысына ачып сала. Татарстан китап нәшриятында яңа басмалар дөнья күрде. "Тукай белән әңгәмәләр" китабы шул ягы белән үзенчәлекле: анда татар халкының иҗтимагый яшәешен төрле яссылыкта чагылдырган тематик әңгәмәләр урын алган. Алар аша...

Китап - күңел көзгесе. Ул кеше күңеленең төпкелендә яшеренеп яткан энҗеләрен дә, аның моңын да, сагышын да үз укучысына ачып сала.

Татарстан китап нәшриятында яңа басмалар дөнья күрде. "Тукай белән әңгәмәләр" китабы шул ягы белән үзенчәлекле: анда татар халкының иҗтимагый яшәешен төрле яссылыкта чагылдырган тематик әңгәмәләр урын алган. Алар аша тормыш куйган бик күп сорауга җавап табарга мөмкин. Ихласлыкка корылган ошбу үтемле сөйләшүләрдә Габдулла Тукайның газиз милләтенә багышланган даһилыгы да янә бер мәртәбә яңача ачылып китә.Шагыйрь Зиннур Мансуровның күпьеллык эзләнүләре нәтиҗәсендә язылган хезмәттә "Тукайча татар кодексы" да моңарчы күрелмәгән яңалык буларак кабул ителер дип уйлыйбыз.

Туфан Миңнуллин. Альбом. (Истәлек-хатирәләр, әдәби сәхифәләр). Бу китапка халкыбызның күз уңында мәгънәле гомер кичергән, исән чагында ук мәртәбәле бәяләнүгә лаек булган олуг шәхесебез - гаҗәеп талантлы каләм иясе һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин турында замандашларының истәлек-хатирәләре һәм үзенең кайбер әдәби сәхифәләре туплап бирелде. Һич кенә дә укымый калмагыз! Бу китап һәр татар кешесенең өстәлендә булырга тиеш.

Әллүки. Икенче китап: шигырьләр, хикәяләр, пьеса. Әдәбиятка үз сүзен әйтә алырдай, кыю, талантлы яшьләр килә. Максатчан рәвештә җитди иҗатка омтылган яшь буын каләмен төрле жанрда сынап карый. Бу җыентыкка "Әллүки" әдәби иҗат берләшмәсенә йөргән иҗатчыларның әсәрләре туплап бирелде. Аларның берсе дә сезнең күңел кылларын тибрәтми калмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев