“ВКонтакте” кавыштыра да, аера да
- Фотоны "ВКонтакте"га куярсың, яме.
- Ярар, "ВКонтакте" аша язышырбыз.
Күпләр шулай сөйләшә хәзер, мәгълүматны интернет аша ала, тере аралашуны социаль челтәрләргә алыштыра. Ниндидер бер чир кебек ул социаль челтәрләр. Көненә бер тапкыр шәхси битеңне тикшереп чыкмасаң, нидер эшләргә онытылган кебек, кайберәүләр интернетка шуның кадәр бәйле ки, хәтта ашаганда, йокларга...