Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәбият

Шагыйрьле авыл – бәхетле авыл

Март җиленнән көләч, нурлы йөзләр, Яз балкышы күктә, җирдә дә... Болай матур итеп үзең дөньяга килгән ай турында гына әйтеп буладыр ул. Әлеге шигъри юлларның авторы Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Шамил Шәйдуллин, чыннан да, 1939 елның мартында туган. Исән булса, быел аңа 76 яшь тулган булыр иде. Ул гомеренең күп...

Март җиленнән көләч, нурлы йөзләр,

Яз балкышы күктә,

җирдә дә...

Болай матур итеп үзең дөньяга килгән ай турында гына әйтеп буладыр ул. Әлеге шигъри юлларның авторы Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Шамил Шәйдуллин, чыннан да, 1939 елның мартында туган. Исән булса, быел аңа 76 яшь тулган булыр иде.

Ул гомеренең күп өлешен Чаллы шәһәрендә яшәп, иҗатчы буларак ак калада формалашкан булса да, язар өчен илһамны, билгеле инде, барлык каләм ияләре кебек үк, туган җиреннән, аның гүзәл табигатеннән, эчкерсез, якты йөзле, чиста күңелле кешеләреннән алгандыр.

Бер төркем Чаллы язучылары шагыйрь, язучы, публицист Шамил Шәйдуллинның туган ягында, Яңа Чишмә районы Акбүре авылында булып кайттылар. Әдип белем алган Акбүре урта мәктәбе, аның бер почмагында урнашкан музей белән таныштылар һәм иң дулкынландырганы - Шамил Шәйдуллинга мемориаль такта ачу тантанасында катнаштылар.

Бәйрәм авылның мәдәният йортында дәвам итте. Шамил Шәйдуллинга багышланган истәлек-кичәдә чыгыш ясаучылар бик күп булды. Аларның һәркайсы: талантлы каләм иясе белән чын-чынлап горурланган авылдашлары, сабакташлары, бу игелекле эшне башлап йөрүче Яңа Чишмә үзәк китапханәсе хезмәткәрләре, район җитәкчелеге - Шамил абыйны тынгысыз, максатчан, үз-үзенә бик таләпчән, намуслы шәхес, ихлас дус-туган буларак сагынып искә алдылар. Ә якыннан аралашкан каләмдәшләре: язучы, шагыйрь, публицист, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим, Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, язучы, шагыйрь Факил Сафин, язучылар Айгөл Әхмәтгалиева, Роза Хәмидуллина, шагыйрәләр Әлфия Ситдыйкова, Сирень Якупова - аны детектив жанрында бик уңышлы иҗат иткән прозаик, тел, милләт язмышы өчен җан аткан публицист һәм яшәүне янып сөйгән шагыйрь буларак бәяләделәр.

Кичәдә язучының шәхси архивына, төрле елларда матбугатта аның турында басылып чыккан язмаларга таянып тупланган "Намус сагында" дигән китап та тәкъдим ителде. Шамил Шәйдуллинның тормыш иптәше Фиалка ханым бу затлы җыентыкның төзүче-мөхәррирләре Роза Хәмидуллина, Мансур Сафин, Фәния Хамматовага һәм матди ярдәм күрсәткән Яңа Чишмә районы җитәкчелегенә чын йөрәгеннән рәхмәтен җиткерде.

Әйе, җырларда җырланган Акбүре авылы халкы әдипнең иҗади мирасын барлау, исемен мәңгеләштерү өчен бик зур эш башкарды. Чын күңеленнән:

Ә шулай да юкка яшәлмәгән,

Нидер кала җирдә бездән дә! -

дип язган Шамил абый Шәйдуллинның рухы шат булсын.

Сирень ЯКУПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X