Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“ВКонтакте” кавыштыра да, аера да

- Фотоны "ВКонтакте"га куярсың, яме. - Ярар, "ВКонтакте" аша язышырбыз. Күпләр шулай сөйләшә хәзер, мәгълүматны интернет аша ала, тере аралашуны социаль челтәрләргә алыштыра. Ниндидер бер чир кебек ул социаль челтәрләр. Көненә бер тапкыр шәхси битеңне тикшереп чыкмасаң, нидер эшләргә онытылган кебек, кайберәүләр интернетка шуның кадәр бәйле ки, хәтта ашаганда, йокларга...

- Фотоны "ВКонтакте"га куярсың, яме.

- Ярар, "ВКонтакте" аша язышырбыз.

Күпләр шулай сөйләшә хәзер, мәгълүматны интернет аша ала, тере аралашуны социаль челтәрләргә алыштыра. Ниндидер бер чир кебек ул социаль челтәрләр. Көненә бер тапкыр шәхси битеңне тикшереп чыкмасаң, нидер эшләргә онытылган кебек, кайберәүләр интернетка шуның кадәр бәйле ки, хәтта ашаганда, йокларга ятканда, транспортта барганда да күзен телефоныннан алмый.

"ВКонтакте" социаль челтәре 2006 елда эшли башлады. Бүген исә сайтта 290 миллионнан артык кеше теркәлгән. Бу әле популяр социаль челтәрләрнең берсе генә. Күптән күрешмәгән танышлар белән аралашу, ерактагы туганнарның хәлен белешер өчен менә дигән шәп чара инде үзе - интернет. Тик менә социаль челтәрләрнең кимчелекле яклары да юк түгел.

Мин "ВКонтакте" сайты аркасында таркалган гаиләне дә беләм. Хатыны социаль челтәр аша беренче мәхәббәтен эзләп тапкан. Аралары ерак булса да, аралаша башлаганнар. Бөркөнне очрашырга ук уйлаганнар. Хисләре кабат кабынган, күрәсең. Очрашулар ешайган, интернет аша көне-төне аралашу араларын якынайткан. Без капчыкта ятмый диләрме әле? Боларны хатынның ире белеп алган. Компьютерда ул хатынының "ВКонтакте"дагы битен ачып, кыска хәбәрләрне укыган, сөяркәсе барлыгын аңлаган. "ВКонтакте"дагы аралашулар бу парның аерылышуына бер сәбәп кенә булгандыр, бәлки. Ничек кенә булмасын, гаилә таркалды. Теге хатын сөяркәсе белән дә кавышмады. Очрашуларын дәвам иттерәләр анысы. Тик нәкъ менә интернет аша аралашып яшәгәндә генә мәхәббәт ниндидер серле булып кала, имеш.

Хәзер егет-кызларның да күбесе социаль челтәрдә генә таныша, аралаша бит. Сеңлем дә булачак ирен шул сайт аша тапты. Интернет аша аралаштылар, смслар белән генә сөйләштеләр.

- Ник очрашмыйсыз? Театр, кинога бармыйсыз? - дигәнемә:

- Хәзер интернет заманы лабаса, болай күпме вакыт янга кала, интернет булганда нигә күрешеп, очрашырга ди, барысын да язарга була бит, - дигән иде ул.

Армиядә хезмәт иткән энекәшебез дә безнең белән "ВКонтакте" аша аралаша. Хат язулар күптән онытылган. Югыйсә, конвертны ачып, кәгазьне кыштырдатып солдат хатын уку үзе бер рәхәт.

Соңгы арада сайтта бер танышым икәү булды. Элекке бите дә бар, елмаеп төшкән фотосы да тора, ул исә тагын бер битен булдырган. Кинәт, шул яңа теркәлгәненнән әллә нинди реклама тәкъдимнәре, төрле төркемнәргә чакырулар килә башлады. Кыскасы, көне буе хәбәр җибәреп тәмам туйдырды бу мине. Шалтыратсам, танышым бу хакта үзе белми дә икән. Баксаң, аның фотосын кулланып кемдер яңа бит ачкан да, танышым исеменнән язып ята. Реклама тарата. Шундыйрак очраклар турында тагын ишеткәнем бар. Берәүнең битен "ватып", аның исеменнән төрле әшәке сүзләр, эротик видеолар җибәреп ятканнар иде. Таныш апаның беренче курста укучы кызын ярымшәрә килеш бер егет белән урын өстендә фотога төшереп, "ВКонтакте"га урнаштырганнар. Бу нәрсәнең монтаж икәнен кайдан аңласын авыл хатыны? Кемнеңдер явыз мәзәге кешенең тормышын җимерергә мөмкин икән бит...

"ВК"дагы битеңне ватарга ярдәм итүче махсус хакерлар да җитәрлек. Россия Җинаять кодексының 272 маддәсендә бу закон тарафыннан тыелса да, хәтта кайбер сайтларда моның белән шөгыльләнүчеләр җитәрлек. Дөрес, алар берсе дә ачыктан-ачык бу хакта әйтми.

Дмитрий дигәненә шалтыратам, сайтлар ясаучы үзе.

- "ВКонтакте"дагы бер кешенең шәхси битен ачарга кирәк. Ярдәм итә аласызмы? - дим.

- Була. Тик менә вакыт ягыннан гына озаккарак сузылырга мөмкин. Хәер, таныш хакерым бар. Аңа әйтсәң, берничә көндә башкара ала, - ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев