21 июнь 2021 яңалыклары
-
Яр Чаллыда хәрби-патриотик автопробегка старт бирелде
Хәтер һәм кайгы көне алдыннан Ватан өчен җан атып, сугыш кырларында ятып калучы солдатларның балалары, оныклары, оныкчыклары һәлак булганнарны искә алырга китеп бардылар.
-
Яр Чаллы яшьләре 2 көн дәвамында чатырлы шәһәрчектә яшәде
Үткән ялларда Кече Шилнә авылы территориясендә эшләүче яшьләрнең хәрби-спорт слеты үткәрелде.
-
Автомобильләрне яңача сыныйлар
Автомобильләр җыю заводында яңа End-of-line линиясе гамәлгә кертелә.
-
Яңа судья билгеләнде
РФ Президенты В. Путин Указы белән Чаллы шәһәр суды казые итеп Миләүшә Гайсина билгеләнде.
-
Ахыры яман тәмамланды. Чаллыда куркыныч янгын булды (+фотолар)
Якшәмбе көнне кичке сәгать 6 тирәсендэ 20/02 йортының 4нче катында янгын чыга. Аннары ут 5нче катка күтәрелә. Яр Чаллы шәһәре буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге өлкән сорау алучысы Рамил Кашапов янгын тәмәке тартканда саксызлык нәтиҗәсендә килеп чыккан дип фаразлый. Янгында 50 яшьлек ир-атның гомере өзелде.
-
Озак еллар дәвамында Казан федераль университетының Яр Чаллы филиалында хезмәт куйган мәртәбәле педагог Ләйлә Габдуллина вафат
Бүген төнлә Яр Чаллыдагы ТИСБИ идарә итү университетының тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ләйлә Батухан кызы Габдуллинаның йөрәге тибүдән туктады.
-
Путин “Россиянең атказанган табибы” дигән мактаулы исем белән Чаллы табибын бүләкләде
РФ Президенты В.Путин, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре көне уңаеннан, Россиянең табиб, шәфкать туташларын медаль, орденнар һәм Мактаулы исемнәр белән бүләкләде.
-
Нигә пособие түләнми? (сорау - җавап)
3–7 яшьлек балаларга ай саен пособие түләнә. Тик улымның гаиләсе бу ярдәмне ала алмый. Аның иптәше Гүзәл балалар бакчасында эшли. 30 мең сум хезмәт хакы ала. Ә улым Илназ рәсми рәвештә эшкә урнашмады, чөнки ул мине карый. Мин – I группа инвалид. Аңа 1200 сум түлиләр. Ни өчен оныгыма пособие бирелми икән? Шуның сәбәбен беләсе килә иде. Фәнил ДӘҮЛӘТШИН.
-
Шәһәрдә Хәтер һәм кайгы көнен уздыралар
Иртәгә, 22 июнь көнне, сәгать 12дә “Ватан-Ана” мемориаль комплексы тирәсендә шәһәркүләм чара – Хәтер һәм кайгы көне оештырыла.
-
Яр Чаллыда коронавирус инфекциясе белән булган вәзгыять киеренке кала
Шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев хәбәр итүенчә, коронавирус инфекциясе белән бәйле хәл киеренке саклана. Бүген Чаллыда 2 749 кешедә коронавирус инфекциясе бар дип теркәлгән.
-
Яр Чаллыга ЛИАЗ маркалы тагын 40 автобус кайтаралар
Июль аенда Яр Чаллыга ЛИАЗ маркалы тагын 40 автобус кайтаралар.
-
Айдар Нәҗмиев: "Көрәшченең муенында чиккән сөлге, җилкәсендә тәкә булса – шуннан да яхшысы юктыр"
Чын көрәшче нинди булырга тиеш соң? Бүгенге көндә милли спорт төренә игътибар бармы? Бу турыда без көрәш буенча Россия, Татарстан чемпионы Айдар Нәҗмиев белән сөйләштек.
-
Татар КВНы туган шәһәрендә
16 июнь көнне Чаллы театрында грандиоз тамаша – Татар КВН уеннары булып узды. Ул КВНны зур дәрәҗәгә күтәрүче шәһәрдәшебез Фәридә Якуб кызы Таштабанова кубогына багышланган танылган шаяннар һәм тапкырлар командаларының ярышы.
-
Сабантуйда шәһәрдәшләребез һәм шәһәр кунаклары өчен Фирдүс Тямаев чыгыш ясады (фотолар)
Кичке Сабантуй аеруча да мавыктыргыч һәм бик кызык булды.
-
«Сабантуй – 2021» абсолют батыры Эльдар Хәмитов
Шимбә, 19 июнь көнне, Яр Чаллыда Сабан туе узды.