Айдар Нәҗмиев: "Көрәшченең муенында чиккән сөлге, җилкәсендә тәкә булса – шуннан да яхшысы юктыр"
Чын көрәшче нинди булырга тиеш соң? Бүгенге көндә милли спорт төренә игътибар бармы? Бу турыда без көрәш буенча Россия, Татарстан чемпионы Айдар Нәҗмиев белән сөйләштек.
– Сез көрәш белән ничек мавыгып киттегез? Ничә яшьтән көрәш белән шөгыльләнәсез?
– Көрәшкә мәхәббәт әтидән күчкән. Әти гомере буе Яңа поселогында милли көрәш буенча тренер булды. Без өч малай үстек, өчебез дә көрәшкә гашыйк. 3 яшьтән әти белән тренировкаларга йөри идем. 5 яшемдә беренче тапкыр авыл Сабантуенда көрәштем. Бик актив идек, хәтта милли генә түгел, билбау, грек-рим көрәше белән дә шөгыльләнеп, уңышларга ирештек. Азат исемле энем дә яхшы көрәшә, ул Россия, Татарстан, дөнья чемпионы исемнәренә лаек булды. Әни без көрәшкән бер ярышны, авыл Сабантуен да калдырмады, ул һәрвакыт безгә ярдэмче һәм җанатар булып йөрде.
16-17 яшемдә Чаллы шәһәрендә “Олимпийский” спорт комплексында Алмас Загретдинов кул астында шөгыльләнә башладым. 55 килограмм үлчәү категориясендә Россия чемпионы исемен яуладым.
Мәктәпне алтын медальга тәмамлап, КАМПИга укырга кердем. Студент вакытта төрле чемпионатларда чыгыш ясап, сигез ел рәттән билбау көрәше буенча Татарстан чемпионы булып килдем. Авыл Сабантуйларында да, Чаллы Сабантуенда да милли көрәш буенча җиңүчеләр исемлегенә кердем.
Бүгенге көндә төзелеш компаниясендә икътисадчы булып эшлим, милли көрәш буенча шәһәр Федерациясен җитәклим.
- Көрәш белән бәйле иң мөһим вакыйганы әйтегез әле. Иң зур бүләгегез нинди иде?
- Һәр көрәш үзенчә истәлекле, аның барысында да кайгырып торасың. Минем өчен иң зур вакыйга булып, 2012-2013 елгы Муса Җәлил исемендәге турнир булды. Анда Россиянең барлык регионнарыннан катнаштылар, шунда мин җиңүче калдым. Шулай ук Россия, Татарстан Чемпионатларында, Данил Галиев истәлегенә үткәрелгән турнирларда Чемпион, күп тапкыр призер булдым.
Күңелемә кереп калган тагын бер вакыйга бар. Үзем буйга кечкенә һәм авырлыгым да артык зур булмагач, үземнән авыррак кешеләр белән көрәшергә тырышмыйм. Ә бер авыл Сабантуенда 110 килограммлы ир кеше белән көрәшергә туры килде һәм ... мин аны җиңдем.
Бүләкләргә килгәндә, машиналар отканым булмады, чөнки Сабантуйларда аны абсолют батырларга гына бирәләр. Мин үз авырлык категориямдә генә җиңүче булдым. Көрәшченең муенында чиккән сөлге, җилкәсендә батырга бирелә торган тәкә булса – шуннан да яхшысы юктыр.
– Көрәшне сәламәтлек өчен куркыныч булган спорт төренә кертәләр. Сезнең имгәнүләр алганыгыз булдымы?
– 2007 елда теземне авырттырдым. Шуның аркасында ярышка бармыйча калдым. Әти үтәр дип әйтте дә шифаханәгә бармадым. Бер ел шулай йөрдем. Аннан соң баргач, операция ясатырга туры килде. Яңадан формага кайту өчен байтак вакыт кирәк булды.
Энем Азат каты имгәнде. Дөнья чемпионаты алдыннан тренировка вакытында бот сөяген сындырды ул. Күп кенә авыртуны баса торган дарулар эчеп, уколлар алды да көрәшкә чыкты, җиңде. Аңа кадәр ул аягына операция ясаткан иде инде.
Ә болай кул-аяк сынулар була инде ул, барган җирдә дә егылып кул -аякларны сындыралар бит. Җәрәхәтләр алмас өчен дөрес тукланырга һәм көрәшкә чыгар алдыннан яхшы гына разминка ясарга кирәк.
–Элек егетләр Сабантуй мәйданына көрәшергә чыгарга ашкынып торалар иде. Ә хәзер Сабантуйларда көрәшчеләрнең саны кими, диләр.
- Милли көрәш – татар халкының йөзек кашы. Бу спорт төре аша син үзеңне дөньяга күрсәтә, таныта аласың. Минемчә, татар малае туган телен, көрәшне онытмаска һәм милләтебезгә әз генә булса да үзеннән өлеш кертергә тиеш. Шәһәребездә милли көрәшкә өйрәтү буенча иң көчле секция 2нче гимназиядә. Анда 7 яшьтән алып 15 яшькә балалар белән Илгиз Шәмсевәлиев шөгыльләнә. Аның тәрбиячеләре “Витязь” спорт мәктәбенә Илнур Хәйбуллин кулы астына килә. Кызганыч, балалар күп шөгыльләнә дип әйтеп булмый. Чаллыда көрәшкә 6 тренер өйрәтә. Зур шәһәр өчен бу сан күп түгел. Шуңа да карамастан, безнең югары урыннар күп: өч егетебез Россия Чемпионы булды. Дөнья, Татарстан чемпионнары да бар. 2021 елда көрәш буенча ТР беренчелегендә безнең яшьләр командасы беренче урынны алды.
Бу тренерлар һәм тәрбияләнүчеләрнең күмәк нәтиҗәсе.
Сүз уңаеннан, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марсель Җәвит улы Мингалимовка рәхмәт белдерәсем килә, аның тырышлыгы һәм ярдәме белән Чаллы жыелма командасы югары исемнәр ала. Фанат булмасаң, татарча көрәштә югары урыннарга ирешә алмыйсың. Әти-әниләрнең дә өлеше зур, аларга рәхмәтле мин, чөнки алар үз балаларын йөртә, алар белән ярышларга баралар, җан аталар.
- Көрәшче нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
- Көрәштә гәүдә авырлыгы белән генә ерак китеп булмый, техниканы яхшы белергә, башны да эшләтергә кирәк, ә иң мөһиме – әлеге спорт төре белән кызыксыну булырга тиеш. Программа төзеп, шуның буенча даими шөгыльләнергә, тырыш, үҗәт булырга кирәк.
– Сез хәзер келәмгә чыкмыйсыз, үзегезне ничек формада тотасыз?
– Атнага ике тапкыр “Витязь” спорт мәктәбенә йөрим, үзем өчен шөгыльләнәм. Тәҗрибәм белән үсеп килүче буынга уртаклашам. Узган атнада Тукай районы, Чаллы Сабантуенда милли көрәштә хөкемдарлыкны алып барырга ярдәм иттем. Иң зур теләгем, Сабантуйларга җыелган халык матур көрәш-тамаша карап, илхам алып кайтып китсен иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев