21 август 2021 яңалыклары
-
Шәһәр шау чәчәктә
Җиһанда җәй хөкем итә. Бөтен дөнья ямьгә төренгән. Яр Чаллы урамнары буйлап барганда да, иң беренче чиратта, яшеллеккә игътибар итәсең.
-
Чаллыда «Бер агачның ботаклары без» дип исемләнән фин-угыр халыклары фестивале үтте
Республика фестиваленең төп вакыйгалары бүген Чаллының Азатлык мәйданында уздырылды. Татарстан һәм Россия төбәкләренең фин-угыр халыкларының иҗади коллективлары һәм башкаручылары, шулай ук яшьләр этно-фьюжн коллективлары тантаналы ачылышта катнашты.
-
Комсомол районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе уздырыла
Комсомол районының Г.Тукай исемендәге яр буенда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында сертификатлар тапшыру белән бәйрәм чарасы узды.
-
Рөстәм Миңнеханов авырлы хатыннарның якыннарына коронавирустан прививка ясатырга өндәде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авырлы хатын-кызлар арасында авыруларның артуын билгеләп үтте һәм аларның якыннарын сакларга һәм вакцинацияләнергә өндәде. Бу хакта ул ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә белдерде.
-
Рособнадзор башлыгы Чаллы гимназиясендә булды
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев "Адымнар" Чаллы полилингваль гимназиясендә булды.
-
Миңнеханов җитәкчеләргә янгынга каршы иминлек мәсьәләсен контрольдә тотарга кушты
Президент гадәттән тыш хәлне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия утырышында кабул ителгән барлык пунктларны һәм карарларны катгый үтәргә чакырды.
-
Татарстанда август педагогика конференциясе узды
Татарстанда август педагогика конференциясе узды. Актанышта “Татарстан Республикасында заманча белем - һәркем өчен мөмкинлекләр” дип исемләнгән республика киңәшмәсенең пленар утырышы булып узды.
-
Яңа туган сабыйны тәрәзәдән ыргыткан
Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче хатын бала тудыру йортында яңа туган сабыйны үтергән дип шикләнелә.
-
Татарстанда аномаль эссе һава торышы сакланачак
Чаллыда алмашынучан болытлы һава, көньяк-көнчыгыш җиле көньяк-көнбатышка таба 5-10 м/с тизлектә, көндез көчәю вакыты белән 14 м/с ка кадәр.
-
Чаллы янында хәрәкәт иткән машинага ут капкан һәм янып беткән
Зыян күрүчеләр юк.
-
Зөһрә Сибәгатовадан җәйге алма компоты
Бакчада алма өлгерә башлаганнан бирле көн саен компот ясыйбыз. Аны кышкылыкка түгел, ә җәйге эсседә эчәбез. Алма янына бакчада булган төрле җиләк-җимешләрне кушарга була. Бүгенге көндә кара миләш өлгерде, аны салам.
-
Дәүләт Думасы депутаты "Мастеровые" театры төзелеш мәйданчыгында киңәшмә уздырды
Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Яр Чаллыда рус драма театрының төзелеш мәйданчыгында киңәшмә үткәрде.
-
Ике транспортка – бер билет
Казанда 45 сумга бер электр транспортыннан икенчесенә күчеп утыру мөмкинлеге барлыкка килде.
-
Татарстан юлларында “Җәяүле” профилактик чарасы уза (шәһәрдәшләр фикере)
Татарстанда ЮХИДИ хезмәте юлны җәяүлеләр өчен кичүендәге хәрәкәткә контрольны көчәйтә.
-
Чаллының Гренада паркында җәяүлеләр юлы әзер
Гренада паркының өченче чиратын реконструкцияләү кысаларында җәяүлеләр юлларына нигез салу төгәлләнде, брусчатка урнаштырасы калды. Хәзерге вакытта биредә җир эшләре, душ бүлмәләре өчен павильон территориясен эшкәртү, бәдрәф һәм кафе урнаштыру эшләре бара. Тиздән этләрне йөртү өчен махсус мәйданчык әзер булачак.