Ике транспортка – бер билет
Яңалыклар тасмасы

Ике транспортка – бер билет

Казанда 45 сумга бер электр транспортыннан икенчесенә күчеп утыру мөмкинлеге барлыкка килде.

«Пересадочный МЭТ 45» дигән яңа тариф метро, трамвай һәм троллейбуста йөрү өчен билгеләнгән. «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе башлыгы Айдар Абделхаков әйтүенчә, ул ике транспорт белән йөрергә, ягъни юл өчен ике тапкыр түләргә туры килүчеләргә акчасын янга калдыру мөмкинлеге бирәчәк. Пассажирлар 45 сумлык билет алып, 45 минут эчендә, өстәмә түләмичә генә, бер электр транспортыннан икенчесенә күчеп утыра ала. Транспорт картасы белән түләгәндә бәя  – 17 процентка, банк картасы белән түләгәндә 25 процентка арзангарак төшә.
Тагын бер зур яңалык: Казанда, Россиядә беренче тапкыр буларак, пилотсыз метро йөри башлый. Аның проекты эшләнгән инде. Татарстан башкаласы метросының заманча булуы электр поездларын машинисттан башка гына, автомат рәвештә йөртү мөмкинлеге бирәчәк.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


илдә көндә

Нет комментариев