Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан юлларында “Җәяүле” профилактик чарасы уза (шәһәрдәшләр фикере)

Татарстанда ЮХИДИ хезмәте юлны җәяүлеләр өчен кичүендәге хәрәкәткә контрольны көчәйтә.

7 ай эчендә Татарстан юлларында җәяүлеләр катнашындагы юл һәләкәтендә 35 кешенең гомере өзелә. Июль аенда узган елгыга караганда үлүчеләр саны арткан. 

Җәяүлеләрнең юл-транспорт һәләкәтләрендә зыян күрүен киметер өчен Татарстан юлларында профилактик чара уза. Әлеге “Җәяүле” дип аталган чара августның 10ысыннан 23енә кадәр дәвам итә.

Профилактик чара хакында шәһәрдәшләребез фикерен белештек.
“Мин узем машина йөртүче булсам да, мондый акцияларга бик уңай карыйм. Чөнки балаларым, әнием, якыннарым күбесе җәяүлеләр. Җәяүлеләргә һәрвакытта да юл бирәм, әмма аларның да төрлесе була. Тиеш булмаган урында юлга чабып чыгучылар бар. Менә андыйларны мин берничек тә аңлый алмыйм. Алар үзләренең дә, машина йөртүченең дә гомерен куркыныч астына куя. Юлны тиеш урында гына чыгып, сау-сәламәт булып, бердәм яшәсәк иде!” - ди Алена Шакирова, җитештерү эшен өйрәтү буенча остаз.

 

“Аллага шөкер, моңарчы юл һәләкәтләренә очраганым булмады. Моннан соң да исән-имин йөрергә язсын. Руль артында да йөрим, җәяү дә. Тиздән уку елы башлана. Балалар белән бу темага гел сөйләшәбез. Юлны дөрес урында чыкмасаң, светофорны санламасаң, моның ни белән тәмамлана алуын алар яхшы белә,”- ди Ландыш Хөсәинова, 54 гимназиядә бухгалтер.
 

“Мин Яр Чаллыдан булмасам да, анда булгалыйм. Бу чарага бик тә уңай карыйм. Безнен Түбән Кама шәһәрендә дә бик еш оештырыла алар. Әлбәттә, 8 яшьлек кызыма да, 3 яшьлек улыма да юл кагыйдәләрен кат-кат кабатлыйм. Үзем мин юл кагыйдәләрен пешеход буларак та, машина йөртүче буларак та үтим. Калганнар да шулай эшләсә, юлларда хәвеф-хәтәрләр булмас иде,” - Ләйсән Әхмәдуллина, инженер.

- Быел 7 ай эчендә исерек килеш машина йөртүчеләр катнашында 18 юл һәләкәте теркәлгән. Анда 27 кеше төрле тән җәрәхәте алган. Бәхеткә каршы, үлем-китемнәр юк. Балалар арасында да зыян күрүче булмады. Ел башыннан исерткеч эчемлекләр кулланып руль артына утырган 891 машина йөртүче тотылды. Исерек җәяүле гаебе белән 5 юл һәләкәте теркәлде, - дип хәбәр итә Чаллының ЮХИДИ пропаганда бүлеге өлкән инспекторы Рүзил Заһидуллин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хәрәкәте иминлеге