21 декабрь 2016 яңалыклары
-
Чаллыда “Уңган килен”нәрне сайладылар
Яр Чаллы шәһәре педагогия көллияте студенты - Нәзиля Сибгатуллина "Уңган килен" бәйгесенең җиңүчесе. Чара "Чәк-чәк бәйрәме" кысаларында үткәрелде. Аны Яр Чаллы шәһәренең мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсенең яшьләр белән эшләү бүлеге белән берлектә "Мизгел" милли мәдәният клубы һәм "Нур" яшьләр үзәге оештырды.
-
Татарстан Президенты эшмәкәрләргә Татфондбанкка ярдәм итәргә кушты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәтенә "Татфондбанк" клиентлары булган эшкуарларга ярдәм итү чараларын булдырырга йөкләмә бирде. Президентның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу ярдәм кече һәм урта эшкуарларга ярдәм итү программасы кысаларында да күрсәтеләчәк. "Күрсәтелгән чаралар беренче чиратта кече һәм урта предприятиеләр эшчәнлеген тотрыкландыруга һәм алар үзләренең хуҗалык эшләрен дәвам итүгә...
-
Чаллыда ОРВИ белән авыручылар саны арткан
ТР Роспотребназдор филиалы мәгълуматлары буенча, Яр Чаллыда ОРВИ белән авыручылар саны узган атна белән чагыштырганда 7,7% арткан. Бүгенге көндә шәһәребездә әлеге авыру белән 3459 кеше чирли. Аларның 2827 се - балалар. Шунысы сөенеч, грипп белән авыручылар әлегә теркәлмәгән.
-
Утлы Әтәч елын каршылаганда бүләк итәргә ярамый(!) торган әйберләр
2017 ел - Утлы әтәч елы. Шуңа күрә бу елны каршылаганда якыннарыгызга әтәчнең "холкына" туры килерлек бүләкләр бирергә тырышыгыз. 1. Әтәч елы хөрмәтенә мәчесыманнардан дип саналган сыннар яки тере мәче бүләк итә күрмәгез. Ә менә кош рәсеме төшерелгән әйберләр бик урынлы булачак. 2. Кешегә үзенең шәхси фотосын бүләк итмәгез. Бик...
-
КАМАЗ хезмәткәрләре гыйнвар ае буе ял итә
Автогигантта яңа ел каникулларынан соң ягъни 9 гыйнвардан корпоратив ял башлана. КАМАЗлылар тагы ике атна эшләмәячәкләр. Акционерлар җәмгыятендә узган ел да ике тапкыр шулай күмәк ял булган иде. Өстәмә "отпуск" вакытында теләгән эшчеләргә заводлар биләмәләрендә җыештыру, җиһазларны ремонтлау кебек хуҗалык эшләренә үз теләкләре белән чыгуны оештыралар. "Корпоротив ял электр энергиясен...
-
«Барс-Медиа», «Татар Радиосы» һәм TMTV корпоративыннан ФОТОрепортаж
«Барс-Медиа» ширкәте матур итеп эшләү генә түгел, матур итеп ял да итә белә. «Татар җыры»н үткәреп чыккач, җилкәләреннән таш төшкән кебек булгандыр. Хәзер инде бәйрәм итәргә дә була. «Барсларның» корпоративлары быел 20 декабрь көнне Казанның «Дом татарской кулинарии» дигән ресторанында узды. Гадәттәгечә, хезмәткәрләрдән башка күп кенә популяр җырчылар да бар...
-
Яр Чаллыда мөселманнар өчен беренче “Хәләл-стартап” бәйгесе үтте
"Хәләл ризык" төшенчәсе барыбызга да мәгълум. Ә "хәләл-стартап" нәрсә ул? Әлеге сорауга җавапны, 15 декабрь көнне шәһәребезнең "Хәләл-Үзәгендә" белергә мөмкин булды. Анда беренче тапкыр мөселманнар өчен "Хәләл-стартап" бәйгесе оештырылды.
-
Яңа поездларда – Ижауга
1 гыйнвардан Чаллы һәм Ижау калаларын ике шәһәряны поезды тоташтырачак. №6752 санлы "Яр Чаллы-Ижау" составы шимбә һәм якшәмбе көннәрендә иртәнге 06:18 минутта кузгалып 10:30га урынга барып җитәчәк.№6751 санлы "Ижау- Яр Чаллы" составы җомга һәм якшәмбе көннәрендә 16:09 минутта китеп 20:26 минутта килеп җитәчәк.
-
Чаңгыларны ничек сайларга?
Кышны кар-бурансыз күз алдына китереп булмаган кебек, елның бу фасылында бигрәк тә бала-чаганы чана-чаңгысыз күрү кыен: карда аунап, рәхәтләнеп уйный торган чаклары. Чаңгыда шуу сәламәтлеккә файдалы булуын, йөрәк-кан тамырлары, тын алу системасын ныгытуын да онытмыйк. Бары тик уңайлы чаңгыларны сайлый белергә кирәк.
-
Наиль Магдеев: «Все наши обязательства будут выполнены»
Мэр города Наиль Магдеев дал большую пресс-конференцию для журналистов средств массовой коммуникации города, подведя итог социально-экономическому развитию автограда за прошедший год и обозначив задачи на следующий. Так, глава города сообщил, что этот год стал знаковым по многим показателям. В 2016 году была построена и введена в эксплуатацию школа №30 в...
-
Күңелләрдә яңа ел рухы
Илдә, дөньяда сәяси-икътисадый вәзгыятьнең нинди булуына карамастан, яңа ел бәйрәмен шәһәр җитәкчеләре күңелле һәм файдалы итеп оештырырга тырышалар. Шәһәрдә беренче чыршы Сидоровка бистәсендә 11 декабрьдә үк ачылды. Аннары Җиңү паркында, Боровецк бульварында чырыш утларын кабызды. 23 декабрьдә ЗЯБ бистәсендә һәм "Азатлык" мәйданында эчтәлекле мәдәни программа белән, тантаналы төстә чыршылар ачыла....
-
Чаллыда Сталин туган көнендә пикет узарга мөмкин
Бүген 21нче декабрьдә Чаллыда «Русия коммунистлары»ның җирле бүлекчәсе Иосиф Сталинның 137нче туган көне уңаеннан гражданнар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклап пикет оештырырга җыена. Бу хакта коммунистларның рәсми сайтында белдерелә. Бу көнне Русиянең башка шәһәрләрендә дә төрле чаралар планлаштырылган. «Русия коммунистлары» һәм КПРФ фиркаләре әгъзалары Владимир Ленин, Иосиф Сталин һәм Икенче дөнья...
-
Исполком изымает здание бывшего РК «Колизей» и земельный участок
Исполнительный комитет Набережных Челнов для муниципальных нужд изымает здание бывшего РК «Колизей», два пристроя к объекту, а также земельный участок площадью 6,9 тыс. кв.м. Все имущество находится в собственности ООО «Авангард-Ч». Соответствующий документ опубликован в официальных источниках исполкома. Судя по всему, владельцы изымаемого получат что-то взамен. В постановлении за подписью...
-
Тагын бер банк акча алуга чикләүләр кертте
"Татагропромбанк" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять килешүне вакытыннан алда өзгәндә акча салдыруга чикләү кертте. Бу физик затларның банк кертемнәре килешүләрен вакытыннан алда гамәлдән чыгаруга гаризалар бирү саны кискен артуга бәйләп аңлатыла. Шул хактагы мәгълүмат әлеге кредит оешмасының рәсми сайтында дөнья күрде. Чикләүләр кертелү очраклары түбәндәгечә: кертемне вакытыннан алда таләп иткәндә алдан бирелгән...