Яр Чаллыда мөселманнар өчен беренче “Хәләл-стартап” бәйгесе үтте
"Хәләл ризык" төшенчәсе барыбызга да мәгълум. Ә "хәләл-стартап" нәрсә ул? Әлеге сорауга җавапны, 15 декабрь көнне шәһәребезнең "Хәләл-Үзәгендә" белергә мөмкин булды. Анда беренче тапкыр мөселманнар өчен "Хәләл-стартап" бәйгесе оештырылды.
Стартап - инглиз теленнән кергән сүз. Ул үзенчәлекле, яңа бизнес-идеяны башлап җибәрү дигәнне аңлата. Заманыбызның күренекле стартаперлары итеп Бил Гейтс, Марк Цукерберг, Аяз Шабутдиновны атарга була. Алар да кайчандыр стартап-проектларын яклап, зур табыш китерә торган империяләрен төзеделәр. Әйе, моңарча да шәһәребездә стартап-проектларны яклау оештырылып килде. Әмма хәләл, ягъни Ислам дине нигезләреннән чыкмыйча, шәригать кануны буенча эшләнә торганнары юк иде. Яр Чаллының мөхтәсибәте шәһәрнең "Хәләл-Үзәге" белән берлектә әлеге эшне башлап җибәрде.
-Мөселманнар арасында актив, алдынгы карашлы кешеләр шактый. Әлеге бәйгенең максаты да аларны хәләл эшмәкәрлеккә тартып, инвесторларны кызыксындырырлык иттереп проектлар иҗат итүгә этәрү. Әлбәттә, һәр тәкъдим ителәсе стартап Ислам кануннары буенча эшләнергә тиеш. Яңа башлангыч хәерле булcын, - дип аңлатты "Хәләл-Үзәкнең" җитәкчесе Илдар Зияров.
Әйтергә кирәк, "Хәләл-стартап" бәйгесе мөселманнар арасында зур кызыксыну уятты. Аңа 30 артык шәһәрдәшебез үз эшен җибәрде. Тәкъдим ителәсе проектлар шәригать һәм финанс-кредит белгечләре тарафыннан тикшерелеп, берничә сайлап алу этабын узды. Нәтиҗәдә, финалга 16 эш чыгарылды. Әлеге проектлар җәмгыятьнең төрле өлкәләрен яктыртып, үзенчәлекле темаларга язылды. Алар арсында: спорт-сәламәтләндерү комплексын булдыру, намаз вакыты турында хәбәр итүче социаль будильник кертү, хәләл ризык һәм ярым фабикатларны өйгә китерү хезмәтен көйләп җибәрү, яшь балалар өчен хәләл ризык җитештерү һәм тарату, шампиньоннар үстерү, электрон басмалар чыгару, хәләл сабын һәм кирпич җитештерү, металл җайланмаларны ком белән чистарту һәм башкалар булды. Катнашучылар арасында 18 яшьлек актив студентлар, бай тәҗрибәле белгечләр, яшь әниләр дә бар иде. Мәсәлән, Гүзәл Әхмәдова - практик-психолог. Бәйгегә ул "Кәмаль" психофизиология үзәге"н төзү проектын тәкъдим итте.
- Кызганычка каршы, шәһәребезнең күп кенә медицина учреждениеләрендә, шул исәптән психологлар кабинетында, мөселманнарны кабул итәр өчен бар шартлар да тудырылмаган. Моннан тыш, маркетинг тикшеренүен үткәргәннән соң, Чаллыда киң җәмәгатьчелек өчен психофизиология үзәкләренең юклыгын да ачыкладым. Шуңа да әлеге үзәкне ачу тәкъдиме буенча проект яздым. Гомумән, илебездә Кулибиннар бик күп яши. Җәмгыятькә файда китерә алырдай идеяң булса аны, һичшиксез, тәкъдим итергә кирәк. Җиңмәсәң дә сине ишетеп, киләчәктә әлеге мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итүчеләр табылырга мөмкин, -ди ул.
Яшь әни Нәзирә Әхмәдуллина да шундый фикердә. Ул бәйгедә "Балкыш" спорт-сәламәтләндерү комплексын төзү проектын тәкъдим итте.
- Актив спорт рәвеше алып барыр өчен бүгенге фитнес-үзәкләрдә мөселманнар өчен шартлар каралмаган. Мәсәлән, бассейнарда йөзү мөмкинлеге юк. Махсус үзәк булганда рәхәтләнеп йөрер идек. Аерым график төзеп, мөселман булмаган кешеләрне дә кабул итү мөмкинлеген ясарга булыр иде. Гомумән, мондый бәйгеләрдә мөселманнарны кызыксындыра торган, алар өчен актуаль булган мәсьәләрне күтәреп, чишелеш юлларын табарга була, - дип бүлеште ул.
Шәһәрдәшебез Наил Шәймөхәммәтов исә хәләл сабын җитештерү эшен ачып җибәрергә тәкъдим итте. Автор фикеренчә, киләчәктә әлеге юнәлешне үстереп, хуҗабикәләргә чисталыкны сакларга ярдәм итүче барлык төр продукция линиясен, шул исәптән яңа туган балалар гигенасы өчен дә, чыгарып булачак. Ул бердән файдалы, икенчедән менә дигән үзенчәлекле бүләк тә булып торачак.
Һәр проект авторына тәкъдим ителәсе бизнес-идеяны яклау өчен 5 минут вакыт бирелде. Әлбәттә, күп кенә чыгыш ясаучыларга ул җитмәде. Әмма араларында 3-4 минутка сыенучылар да табылды. Катнашучыларның чыгышларын жюри әгъзалары бәяләде. Мөхтәрәм кунаклар арасында имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфулла, "Хәләл-Үзәк" нең җитәкчесе Илдар Зияров ,"Вакф" фонды эксперты Фәрит Шәрипов, "Сбербанк России" ПАОсының бизнес үсеше буенча үзәк җитәкчесе Илдар Хәсәншин, Яр Чаллы мөхтәсибәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Рифат Насрединов, Яр Чаллы мөхтәсибәтенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Илназ хәзрәт бар иде. Алар проектларның инвестицион яктан уңай булуын һәм хәләл стандартларыннан да читкә тайпылмавын тикшерделәр. Моннан тыш бәйгене караучылар да проект авторларын яклап тавыш бирүдә катнаша алдылар. Барлык чыгышларны тыңлап чыкканнан соң, алар таратылган кәгазь битләрендә үзләренә ошаган проектны билгеләп, аның өчен тавыш бирделәр. Аның буенча бәйгенең махсус номинациясе - "Күңелгә ятышлы иң яхшы проект" тапшырылды.
Нәтиҗәдә, беренче грантка (100 мең сум) "Пешекче ашы: хәләл ризыкларны һәм ярымфабрикатларны өйгә китерү" проекты авторлары Динар Зәйдуллин һәм Рамазан Сәйтов лаек булдылар.
- Без бик шат. Чөнки көннәр-төннәр буе әлеге проектны яклауга әзерләндек. Гомумән, ризыкны өйгә китерү хезмәте белән якыннан танышбыз. Кафеларның барлык "йомшак" якларын да беләбез. Шуңа да эшебездә аларны будырмауны кайгырттык. Моннан тыш көчле маркетингны да эшләдек. Әлеге бәйгене ошетырган барлык кешеләргә дә рәхмәтебезне әйтәсе килә. Бу мөселманнар өчен, чыннан да, бик мөһим чара. Ул икътисатыбызның үсешенә дә зур өлеш кертер дип ышанабыз, - дип бүлештеләр үз кичерешләре белән җиңүче егетләр.
Икенче грант (75 мең сум) "XXI гасырның яшь инженеры-технологы" проектын тәкъдим итүче Илнур Фәрхетдинов һәм Рамил Мозаффаровка тапшырылды. Өченче грантка (50 мең) "Кәмаль" психофизиология үзәге" проекты авторы Гүзәл Әхмәтова ия булды.
Бәйгене карап утырган тамашачылар исә "Күңелгә ятышлы иң яхшы проект" номинациясенең җиңүчеләрен итеп "Хәләл сабын" проектының авторын Наил Шәймөхәммәтовны һәм "Балкыш" спорт-сәламәтләндерү комплексын тәкъдим иткән Нәзирә Әхмәдуллинаны сайладылар. Аларның һәрберсенә 15 меңлек акчалата бүләк тапшырылды. Бу номинациянең икенче, өченче призларына (10, 5 мең сум) Илнар Фәрхетдинов, Рамил Мозафаров, Айгөл Сотанова, Илнур Гәрәев лаек дип табылды. Бәйгедә катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады. Призлы урыннарны алмаучыларга "Хәләл-Үзәк" җитәкчесе Илдар Җәмил улы дини әдәбият алу өчен 5 мең сумлык сертификатлар тапшырды.
"Хәләл-стартап"ны йомгаклап, мөтәрәм жюри әгъзалары җиңүчеләрне котлап, үз фикерләре һәм киңәшләре белән дә бүлештеләр.
Мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт:
-Беренче тапкыр шундый бәйгене үткәрдек. Шөкер, уңышлы барып чыкты, дип саныйм. Бик кызыклы проектлар яңгырады. Тормышка ашырырдайлары да шактый. Киләчәктә дә әлеге эшне дәвам иттереп аны оештырырга насыйп булсын.
"Вакф" фонды эксперты Фәрит Шәрипов:
-Бүгенге бәйгедән бик канәгать калдым. Кызыклы идеялар күп яңгырады. Үзгәреп торучы икътисадый вәзгыятьне күзәтеп, замана өчен аткуаль булган идеяларны чыгара белү дөрес. Иң мөһиме, төп фикерегезне анык белдертеп, проектны яклау дәверендә аны төрле яклап дәлилләү кирәк.
"Сбербанк России" ПАОсының бизнес үсеше буенча үзәк җитәкчесе Илдар Хәсәншин:
-Проектларны тәкъдим иткәндә аның тормышчан булуын кайгыртыгыз. Әйтик грантны откач, икенче көнне үк аны башлап җибәрердәй булсын. Һәм инвесторлар каршында чыгыш ясаганда 4 мөһим кагыйдәне истә тотыгыз: 3 минут вакыт эченә сыешып нинди мәсьәләне чишәсен аңлатыгыз. Ничек аны тормышка ашырыласын әйтегез. Маркетингны һәм кирәк булачак акчаны анык белдертегез. Гомумән, бүгенге бәйге бик ошады. Катнашучыларга һәм оештыручыларга зур рәхмәт.
"Хәләл-Үзәк"нең җитәкчесе Илдар Зияров:
- Катнашкан барлык егетк-кызларыбызга рәхмәтемне җиткерәсе килә. Мөселманнарга һәрчак актив булырга кирәк. Без бит элек-электән үк икътисад ягыннан да, мәгариф, медицина, хәрби яктан да һәрчак алдынгы булдык. Моны хәзер дә онытмыйча, тырышып укып һәм эшләп, җәмгыятебезгә файда китерердәй итеп яшәргә кирәк.
Шөкер, шәһәребездә беренче "Хәләл-стартап" бәйгесе уңышлы гына узды. Киләсе елларда катнашучылар саны артып, тәкъдим ителәсе идеяләр тагы да кызыклырак булып, яхшы гына узар дип, ышанасы килә. Һәм кем белә, бәлки, Яр Чаллыда стартап алган проект киләчәктә Россия яки Дөнья күләменә чыгып танылыр да. Иң мөһиме, актив булырга.
Альбина ЗАРИПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев