Күңелләрдә яңа ел рухы
Илдә, дөньяда сәяси-икътисадый вәзгыятьнең нинди булуына карамастан, яңа ел бәйрәмен шәһәр җитәкчеләре күңелле һәм файдалы итеп оештырырга тырышалар. Шәһәрдә беренче чыршы Сидоровка бистәсендә 11 декабрьдә үк ачылды. Аннары Җиңү паркында, Боровецк бульварында чырыш утларын кабызды. 23 декабрьдә ЗЯБ бистәсендә һәм "Азатлык" мәйданында эчтәлекле мәдәни программа белән, тантаналы төстә чыршылар ачыла....
Илдә, дөньяда сәяси-икътисадый вәзгыятьнең нинди булуына карамастан, яңа ел бәйрәмен шәһәр җитәкчеләре күңелле һәм файдалы итеп оештырырга
тырышалар.
Шәһәрдә беренче чыршы Сидоровка бистәсендә 11 декабрьдә үк ачылды. Аннары Җиңү паркында, Боровецк бульварында чырыш утларын кабызды. 23 декабрьдә ЗЯБ бистәсендә һәм "Азатлык" мәйданында эчтәлекле мәдәни программа белән, тантаналы төстә чыршылар ачыла. Урамнар, проспектлар, йортлар, учреждениеләр төсле утларга күмелде. Шулай итеп Чаллыга яңа ел рухы керде.
Сүз уңаеннан, шәһәрне яңа елга бизәү буенча быел да предприятие һәм оешмалар арасында бәйге үткәрелә. Бу хезмәт коллективларын көндәшлеккә рухландыра. Яңа елны аеруча нәни шәһәрдәшләребез зарыгып көтә. Алар өчен театрлар, мәдәният сарайлары яңа программалар әзерли. Бюджет оешмаларында эшләүчеләрнең балаларына бүләкләр дә булачак. Моның өчен шәһәр казнасыннан 6 млн 547 мең 552 сум акча бүлеп бирелә. Моннан тыш, предприятие һәм оешмалар да үз хезмәткәрләренең балаларына бүләкләр тапшыра.
26 декабрьдән башлап 8 гыйнварга кадәр балаларның кышкы каникулы. Бу чорда мәйданнарда, паркларда, мәдәният һәм спорт учреждениеләрендә берсеннән-берсе мавыктыргыч чаралар оештырыла. Киез итек киеп футбол уйнау", "Урманда яңа ел чыршысы", "Шугалакта гаилә белән" һәм башка чаралар аларның кайберләре генә.
"Яңа ел Чаллысы - 2017" гомумшәһәр бәйрәменә игътибар аеруча зур. Башка еллардан аермалы буларак, быел яңа елның төп геройлары Дед Мороз белән Снегурочкадан тыш, татар Кыш бабае һәм Кар кызы да булачак.
2016 ел су буйларын саклау ел иде. Аның кысаларында ГЭСта Яр буе Тукай урамы төзекләндерелде, яңартылды. Быел биредә беренче тапкыр яңа ел бәйрәме уңаеннан, чыршы куелды.
31 декабрьдә Сидоровкада, "Азатлык" мәйданында, ЗЯБта яңа ел программалары була.
Шәһәрнең төп чыршысы урнашкан "Азатлык" мәйданында артистлар һәм иҗат коллективлары чыгышыннан тыш, "Тыпыр-шоу" бию һәм "Частушки-веселушки" фольклор бәйгеләренең финалы була. Бирегә килүчеләрне бик күп сюрпризлар көтә.
22 сәгатьтә Чаллы күген бик матур салют бизи, диләр бәйрәмне оештыручылар. Кыскасы, Чаллыда Яңа елны матур һәм күңелле итеп каршы алырга барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Яңа ел илебезгә, республикабызга, шәһәребезгә иминлек, тынычлык, муллык алып килсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев