23 декабрь 2021 яңалыклары
-
Чаллыда «Ел студенты – 2021» конкурсына йөздән артык гариза җибәрелгән
Чаллыда «Ел студенты – 2021» шәһәр конкурсының гаризалар кабул итү кампаниясе тәмамланды. Оештыру комитетына рекордлы сандагы гаризалар килгән – 13 номинациядә катнашу өчен йөзләгән студент һәм студентлар коллективы гариза биргән.
-
Өченче буын университеты студентлары күргәзмә әзерләделәр
«Мәдәният һәм мәгариф» курсы тәмамлану уңаеннан, Өченче буын университетының студентлары үз эшләреннән күргәзмә әзерләделәр.
-
Олег Коробченко укучыларны Яңа ел белән котлады
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Олег Коробченко 57 нче гимназия укучыларына Яңа ел бүләкләре тапшырды.
-
Чаллыда транспорт хәрәкәте чикләнәчәк
Гостев урамы буенча, Батенчук урамыннан Аэродром урамына кадәрге участокта, автомобиль юлын реконструкцияләү эшләре башкару сәбәпле, транспорт чараларының ике юнәлештә дә хәрәкәте 2022 елның 3 гыйнварыннан 30 апреленә кадәр чикләнәчәк.
-
Чаллының 25 гаиләсе ана капиталы сертификатлары алдылар
Яңа ел уңаеннан, Тантаналар сараенда күптән түгел балалары туган Чаллы гаиләләре өчен бәйрәм оештырылды.
-
48/20 йортының зыян күргән подъездларыннан 28 бала мэр чыршысына чакырылган
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев йөкләмәсе буенча, 48/20 йортының зыян күргән өч подъездыннан 28 бала «КАМАЗ» мәдәният сараена мэр чыршысы бәйрәменә чакыру алды, анда «Морозко» музыкаль әкияте тәкъдим ителәчәк.
-
Бәйрәмнәрдә Чаллы салым хезмәтенең эш графигы
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре буенча инспекциясе салым түләүчеләрне кабул итү һәм аларга хезмәт күрсәтү 2021 елның 30 декабрендә 09:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр башкарылачак дип хәбәр итә.
-
Чаллы тренерлары һәм спорт мәктәпләре җитәкчеләре беренче урыннарны алдылар
Татарстан Республикасы Спорт министрлыгында ТР спорт объектлары җитәкчеләре һәм тренерларын бүләкләү узды.
-
Чаллылылар дәүләт органнары җитәкчеләренә үз сорауларын бирә алалар
2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.
-
Чаллы «Эколидер» конкурсында беренче урынны яулады
«Эколидер» республика конкурсының «Җирле үзидарә органнары» конкурс төркемендә Татарстан Республикасы шәһәрләре территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышлары өчен Чаллы беренче урынны яулады. Бүләкләү тантанасы Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды.
-
Чаллыда халык сәнгате һөнәрләре осталары өчен семинар оештырылды
"Энергетик" мәдәният сараенда халык мәдәниятен үстерү һәм актуальләштерү максатыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы "Таткультресурсцентр" дәүләт бюджет учреждениесе белән берлектә Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Түбән Кама, Менделеевск, Минзәлә, Тукай районнары һәм Чаллы шәһәре халык сәнгате һөнәрләре осталары өчен күчмә семинар үткәрде.
-
Бүген Владимир Путинның ел саен үткәрелә торган зур матбугат конференциясе була
Трансляция 12.00 сәгатькә планлаштырылган.
-
Рәмзил Арсланов: "Минем кебек интекмәсеннәр!"
"Иртәгәсен Аллаһ кына белә," – ди өлкән буын кешеләре. Чыннан да, бер дә уйламаган җирдән сынау килә дә, кеше тормышының астын өскә китерә. Шәһәрдәшебез Рәмзил Арсланов та бу ике ел эчендә зур тормыш сынавы үткән. Җир җимертеп эшләп үскән, көчле беләкле, спортсмен егет көннәрнең берсендә аягына да басалмас дәрәҗәгә җитә. Аның сызлануларын хәтта уколлар да басмый башлый.
-
Чаллыда «Минем әти-әнием һөнәре» дигән видеороликлар конкурсы старт ала
Чаллы укучылары «Минем әти-әнием һөнәре» дигән видеороликлар конкурсына гариза бирә алалар. Катнашуга 8-11 сыйныф укучылары чакырыла. Моның өчен 22 декабрьдән 17 гыйнварга кадәр укучыга ата-анасы һөнәре турында видеоролик төшерергә һәм VKontakte, Tik Tok яки Instagram социаль челтәрендә #ЗаманПрофи хэштэгы белән урнаштырырга кирәк. Конкурс яшүсмерләрне һөнәри үзбилгеләнешкә кызыксындыру, укучыларның ата-аналарының һөнәрләренең абруен күтәрү һәм иҗади потенциалларын ачу максатыннан үткәрелә.
-
Федераль салым хезмәте чаллылыларга салымнар буенча бурычларны түләргә кирәклеге турында искә төшерә
2020 ел өчен физик затлар милкенә салым түләү срогы 2021 елның 1 декабрендә тәмамланды. Хәбәрнамәдә күрсәтелгән салымнарны вакытында түләмәгән салым түләүче 2021 елның 2 декабреннән бурычлы затка әверелә.