23 декабрь 2021 яңалыклары
-
Чаллыда социаль ипотека буенча йорт файдалануга тапшырылды
Чаллыда социаль ипотека программасы буенча 63/20 йортын тантаналы рәвештә файдалануга тапшыру булды. 490 фатирдан торган яңа бинада бюджет оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре, биш һәм аннан күбрәк балалары булган күп балалы гаиләләр, табиблар, ятим балалар яшәячәк. Йорт – 10 катлы, 10 подъезддан тора.
-
Социаль челтәрләрдә рекорд куйган постлар
Социаль челтәрләрдә – Инстаграм (instagram@shahrichally), ВКонтакте (vk.com/shahrichally), Одноклассники (Ok.ru/shrichally. Gazetasy), Facebook (facebook.com/ShahriChally), Твиттер (twitter.com> shahrichally90) һәм Тik-Тоkта «Шәһри Чаллы» газетасының аккаунтлары бар. Анда газета укучыларыбыз яңалыклары белән уртаклаша, комментарийларда төрле вакыйгаларга карата үз фикерләрен белдерә, кыскасы, анда тормыш гөрли – сез дә кереп карагыз! Кызыклы фото яки видеоларыгызны, уртаклашырга теләгән хәбәрләрегезне WatsApp аша 8 908 333 03 70 номерына җибәрегез.
-
Үзәк чыршы утларын кабызды
Узган атнада «Азатлык» мәйданында шәһәрнең үзәк чыршысы утларын кабызды. Тамашачылар биредә Кыш бабайлары, аюлар, һәм шахмат фигураларыннан торган карнавал колоннасын күзәтте, төп сәхнәдә шәһәрнең иҗат коллективлары һәм җырчылар чыгыш ясады.
-
Табиблар да аңламагач...
Бүгенге көнгә Чаллыда коронавирус инфекциясенең 5540 очрагы теркәлгән. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев хәбәр итте.
-
Урамнар чиста, ишегаллары төзек булсын!
Ял көннәрендә Чаллыда кар-буран күзәтелде.