Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Урамнар чиста, ишегаллары төзек булсын!

Ял көннәрендә Чаллыда кар-буран күзәтелде.

– Кар яву – яхшы. Явым-төшем күбрәк булса, икмәк тә мул булыр. Тик тиздән 25 градуска кадәр салкынайтачак. Ишегалларын, урам-проспектларны үз вакытында кардан арындырырга кирәк, – дип кисәтте дүшәмбе киңәшмәсендә Наил Мәһдиев.
Шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Илдар Гайнуллин сүзләренә караганда, узган атнада шәһәрнең төп проспектларында 70-90 берәмлек техника эшләде. Ишегалды юлларын тәртипкә китерү өчен идарә итү компанияләре тарафыннан 20 берәмлек техника һәм бер мең җыештыручы җәлеп ителде.
Бозлавык булмасын өчен юлларга ком-тоз катнашмасы да сибелә. 
Киңәшмәдә  «Безнең ишегалды» республикасы программасы хакында да сүз булды.  Быел Чаллыда барлыгы 88 ишегалды яңартылды. Киләсе елга әлеге программа буенча тагын 81 ишегалды төзекләндереләчәк. 
– Шәһәрдәшләребезне ремонт схемалары белән таныштырдык, аларның да фикерләре исәпкә алыначак, – диде Илдар Гайнуллин.
– Без программа бюджеты кысаларында эшлибез. Проект расланмаса, программага кертелмәячәк. Шәһәрдәшләр белән ачыктан-ачык сөйләшергә кирәк. Барысы да гадел булырга тиеш, – диде мэр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: безнең ишегалды