24 май 2017 яңалыклары
-
Майда бакча эшләре: чәчәк аткач утыртабыз!
Майның кояшлы ямьле көннәре салкыннар белән дә алмашынып тора. Бу чорда бакчаның көзгә кадәр сәламәтлеге һәм гүзәллеге, бирәсе уңышы язгы эшләрнең ни дәрәҗәдә дөрес һәм үз вакытында башкарылуыннан тора. Халык сынаулары мондый: өрәңгедә алкалар барлыкка килгәч - чөгендер, усак чәчәк аткач - кишер чәчәргә вакыт җиткән дигән сүз.
-
Чаллы татар дәүләт драма театрында – премьера
Яр Чаллы татар дәүләт драма театры Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган "Язмыш сынавы" спектакле белән милләттәшләребез яшәгән күп шәһәр-районнарда гастрольләрдә булып тамашачыларның мәхәббәтен яулады. Гастрольләргә язучы үзе дә йөрде. Тамашачылар Зифа ханымнан һәм театр коллективыннан яңа спектакль куюларын сорадылар.
-
“КАМАЗ” футбол командасы Төркиягә юллама уйната
25 майда Гренада паркында футбол була. Тәнәфестә "КАМАЗ" футбол командасы җанатарлары арасында Төркиягә ике кешелек юллама уйнатырга җыеналар. Бәхетле җанатарның исеме Түбән Новгородның "Олимпиец" командасы белән уенның тәнәфес вакытында билгеле булачак. Футбол 18 сәгать 30 минутта башлана.
-
Шәһәрьяны юлларын да яңарталар
Чаллының юл төзүчеләре хәбәр итүенчә, якын арада Боровецк урманындагы юллардагы чокырлар ямалачак. Беренче чиратта "Дубки" ял базасына бару юлы төзекләндерелә. Шулай ук Элеватор тавы бистәсендәге юллар да төзекләндереләчәк. Тиздән Халыклар дуслыгы проспекты янындагы юллар да яңартылачак. 24 майдан Р.Беляев проспекты буендагы 5нче һәм 16нчы микрорайоннардагы юллар да төзекләндереләчәк.
-
Яр буенда велопарад үтәчәк
27 майда Чаллының Ф.Табеев исемендәге яр буенда велопарад була. Катнашучылар 9.30 - 9.55 сәгатьтә җыелырга тиешләр. Спорт бәйрәме иртәнге 10да башлана. Хәрәкәт Яр буеннан башланып "Тулпар" ат спорты мәктәбенә кадәр дәвам итә, аннары Чулман проспектына борыла һәм Хәсән Туфан проспекты белән Раскольников проспекты киселешенә кадәр дәвам итә.
-
Суд иректә төзәлергә мөмкинлек биргән, ләкин...
Чаллы суды хөкем ителгән шәһәрдәшләргә иректә хаталарын төзәтергә мөмкинлек биргән иде. Чаллының полиция хезмәткәрләре әлеге мөмкинлекне файдаланып, кануннар бозучы 76 кешене тоткарлаганнар. Бүгенге көндә шәһәрдә күзәтү астында 421 кеше исәптә. Аларның барсын да хокук саклаучылар тикшереп тора.
-
Чаллыда “Иң яхшы балалар табибы” бәйгесе башланды
Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина тәкъдиме белән шәһәрдә "Чаллының иң яхшы балалар табибы - 2017" бәйгесенә старт бирелде. Иң күп тавыш җыйган балалар табибына Әлфия Когогина 35 мең сум акча тапшырачак. Ә икенче җиңүчене Әлфия ханым үзе сайлаячак. Үзегезнең балаларыгызга сәламәт һәм бәхетле булырга ярдәм итүчеләргә җиңәргә булышыгыз! Өстәмә...
-
26 майда Чаллыга Кытайдан мәртәбәле делегация килә
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында Haierның Россиядәге вәкиллеге җитәкчесе Людмила Романованы кабул итте. Әлеге очрашуда ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, икътисад министры Артем Здунов, Татарстан таможнясы башлыгы Альберт Мавликов, Чаллы шәһәре башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Эльдар Тимергалиев катнашты.