Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

26 майда Чаллыга Кытайдан мәртәбәле делегация килә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында Haierның Россиядәге вәкиллеге җитәкчесе Людмила Романованы кабул итте. Әлеге очрашуда ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, икътисад министры Артем Здунов, Татарстан таможнясы башлыгы Альберт Мавликов, Чаллы шәһәре башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Эльдар Тимергалиев катнашты.

Чара дәвамында Чаллыдагы Haier заводының эшчәнлеге тикшерелде, киләчәккә планнар билгеләнде. Исегезгә төшерәбез, моннан бер ел элек "Мастер" Кама индустриаль паркында Haier заводы эшли башлаган иде. Әлеге заводның туган көне уңаеннан 26 майда Чаллыга Кытайдан мәртәбәле делегация килергә тиеш. Тиздән шәһәрдә кер юу машиналары җитештерелә башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X