Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр буенда велопарад үтәчәк

27 майда Чаллының Ф.Табеев исемендәге яр буенда велопарад була. Катнашучылар 9.30 - 9.55 сәгатьтә җыелырга тиешләр. Спорт бәйрәме иртәнге 10да башлана. Хәрәкәт Яр буеннан башланып "Тулпар" ат спорты мәктәбенә кадәр дәвам итә, аннары Чулман проспектына борыла һәм Хәсән Туфан проспекты белән Раскольников проспекты киселешенә кадәр дәвам итә.

Велопарадның якынча озынлыгы 5 км. Әлеге чарада сәламәтлеге яхшы булган теләсә кем катнаша ала. Куркынычсызлык һәм сәламәтлек өчен һәркем үзе җаваплы. Чара ярыш түгел, шуңа күрә тизлек сәгатенә 15 км дан артмаска тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев