25 ноябрь 2021 яңалыклары
-
Мәскәү татарлары Лемаевны искә алды
Узган ялда «Мәскәү татарлары штабында» студентлар өчен «Яшьләр якшәмбесе» узды. Тик бу юлы кичә танышу һәм аралашу белән генә чикләнмәде, ул бик үзенчәлекле үтте. Беренчедән, 14 ноябрьдәге яшьләр кичәсе күренекле шәхес Николай Васильевич Лемаевның тууына һәм аны искә алу көненә туры килде. Шуңа да чара әлеге шәхескә багышланып язылган хәтер китабын презентацияләүдән башланды.
-
Тагын бер пункт ачылды (+фотолар)
Җәмәгать транспортныда куар-кодларны кертү сәбәпле, вакцина ясатырга ажиотаж булмасын өчен шәһәрдә тагын бер мобиль пункт ачылды. Ул ГЭС бистәсендәге Муса Җәлил урамында Сбербанк бүлегендә урнашкан.
-
Президент яңа «КАМАЗ» машинасын сынады
Чаллыга ике көн рәттән эшлекле визит белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Якшәмбе көнне республика башлыгы «КАМАЗ-мастер» командасы спортчылары һәм җитәкчелеге белән очрашты. Рөстәм Нургалиевич К5 кабинасы базасында яңа буын спорт йөк машиналары белән танышты һәм шәхсән яңа «КАМАЗ» автомобилен сынап карады.
-
Иң файдалы балык
Диетолог һәм нутрициолог Надежда Цапкина русиялеләргә иң файдалы балыкны атады. Аның фикерләре белән «РИА Новости» таныштыра. Белгеч сүзләренә караганда, иң файдалы диңгез ризыклары — скумбрия һәм сельдь.
-
Белешмәне кайдан алырга?
Татарстан халкы Covid-19 вакцинациясеннән медицина каршылыгы турында белешмәне яшәү урыны буенча теркәлгән сырхауханәдә алырга мөмкин. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Комбинатның мөмкинлекләре арта
С.П.Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты моношәһәрләрне үстерү фондыннан, автоматлаштырылган склад цехы төзү һәм махсус җиһазлар алу өчен, 250 млн сум акча бүлеп биреләчәк.
-
Яңа елда пенсияне ничек түләячәкләр?
2022 елның 1 январеннән пенсия алу һәм аны түләүләрне контрольдә тоту буенча үзгәрешләр гамәлгә керә.
-
Яшәү минимумы расланды
Россиядә яшәү минимумының күләме 2022 елда җан башына –12 654 сум, хезмәткә яраклы халык өчен – 13 793 сум, пенсионерлар өчен – 10 882 сум, балалар өчен – 12 274 сум тәшкил итәчәк.
-
Тиздән шугалаклар ачыла
Беренче салкыннар җитү һәм кар ява башлау белән балалар гына түгел, хәтта өлкәннәр дә түземсезләнеп чанада, чаңгыда һәм тимераякта шуу вакытын көтәләр. Чаллыда ачык һавада дүрт мәйданчыкда шугалаклар ачылуы көтелә.
-
Премьерага рәхим итегез
Бүген, 25 ноябрьдә, Чаллы Дәүләт татар драма театрында «Без китәбез, сез каласыз» спектакле премьерасы була.
-
Шәһәрдә ярминкәләр гөрләп тора
20 ноябрьдә «Төзүчеләр» стадионы каршында, Ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре үтте.
-
Төп чыршы 10 декабрьгә
Азатлык мәйданында Яңа ел чыршысын куя башладылар.
-
Госпитальдә яңа аппарат
Сугыш ветераннары госпиталендә яңа кислород җайланмасы урнаштыралар.
-
«Үз кешеләребезне бәладә калдырмыйбыз!» (+фотолар)
Бу сүзләрне журналистларга шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев шартлау булган 48/20 йорттагы ремонт эшләрен карап йөргән вакытта әйтте.
-
Рөстәм Миңнеханов: «Җитештерү эшенең активлыгын киметергә ярамый»
Дүшәмбе көнне Чаллыга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Ул шәһәрнең «Мастер» Кама индустриаль паркында эшкуарлар белән очрашты. Чара Татарстан Президентының республика халкы белән даими очрашулары кысаларында оештырылды.