Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Мәскәү татарлары Лемаевны искә алды

Узган ялда «Мәскәү татарлары штабында» студентлар өчен «Яшьләр якшәмбесе» узды. Тик бу юлы кичә танышу һәм аралашу белән генә чикләнмәде, ул бик үзенчәлекле үтте. Беренчедән, 14 ноябрьдәге яшьләр кичәсе күренекле шәхес Николай Васильевич Лемаевның тууына һәм аны искә алу көненә туры килде. Шуңа да чара әлеге шәхескә багышланып язылган хәтер китабын презентацияләүдән башланды.

Штаб җитәкчесе Рөстәм Ямалеев Н.В.Лемаевны бала чагыннан ук бик яхшы белгәнлеген, аның киң йөрәкле, эшчән, искиткеч тырыш һәм юмарт кеше булуын сөйләп үтте. Лемаевның исеме Татарстан күләмендә бары тик уңай яктан гына танылган, чөнки гомере дәвамында үзенең кешелеклелеге, югары нәтиҗәле эшчәнлеге белән зур ихтирамга лаек булган. Һичшиксез, Н.В. Лемаевны респубиканың икътисадын үстерүгә зур этәргеч биргән олуг шәхесләрнең берсе дип эйтергә була!
СССРның нефть эшкәртү һәм нефтехимия сәнәгатен җитештерү министрлыгының «Нижнекамскнефтехим» предприятиесе генераль директоры ял көннәрен гадәти генә  үткәргән. Р.Ямалеевның әтисе белән дус булганга, ул үзенең гаиләсе белән еш кына аларга кунакка килә торган булган. Ачык йөзле, игелекле кеше, үрнәк алырлык ир ат булып истә калган ул Р. Ямалеевның хатирәсендә.
Дөресен генә әйткәндә, безнең оешманың «Штаб» исемен алу тарихы да Н.В.Лемаевка барып тоташа. Чөнки безнең гаиләләр бер-берсен яхшы белгәнгә һәм кунакка йөрешкәнгә, атна буе көч һәм тырышлык куеп эшләгәннән соң ял көннәрендә күрешкәннәр. Шундый дусларча якын һәм кунакчыл күренешне Н.В. Лемаев «Штаб»ка килү белән чагыштырган. Күрәсең, ул елларда бала чактагы Р.Ямалеевның күңеленә «штаб» сүзе шулай кадерле, истәлекле хатирә булып кергән һәм бүгенге көнгә кадәр сакланган.
Үсә төшкәч шундый якын һәм өйдәгечә җылы мохитне Р. Ямалеев «Татарлар Штабы»на нигез салганда күздә тоткан һәм инде 24 ел дәвамында бу таләпне уңышлы саклап килә.
Штабка килүче барлык кешеләр дә җылы һәм ягымлы мохитне сизәләр. Олылар һәм бигрәк тә яшьләр яңа очрашуларны зарыгып көтеп алалар, чөнки мондагы һәрбер чара, һәрбер кичә бик кызыклы уза.
Бу юлы Яшьләр якшәмбесе кечкенә Сабантуйны хәтерләтте! Ни өчен Сабантуй дисәгез, чөнки узган ялда Татарлар Штабына искиткеч талантлы, җыр-биюгә оста, моңлы тавышлы яшьләр килде. Алар тарафыннан татар, рус, инглиз телендә матур җырлар башкарылды. Араларында оста гармунчы да бар иде, ул заманча уйнап-җырлап барлык кешене шаккаттырды. Хәтта җырлый белмәгән яшьләр дә аңа кушылып күңел ачты. 
Әлбәттә, «Татарлар штабы» бинасында бик җитди мәсьәләләр, татар халкының бүгенгесе һәм киләчәге өчен әһәмиятле булган сораулар да күтәрелә. Татар телен һәм мәдәниятен саклап калу юнәлешендә бик күп эшләр башкарыла, китаплар чыгарыла, татар мәктәпләрендә укучылар белән очрашулар үткәрелә һәм күп кенә башка чаралар уздырыла. Ләкин җитди мәсьәләләрдән тыш, татар халкының гореф-гадәтләрен саклап калу да әһәмиятле эш булып тора. Бу гореф-гадәтләргә иң беренчедән туган телдә сөйләшү, бер-берең белән татарча аңлашу һәм дә инде татар халык җырларын җырлау, шигырь-әсәрләрен уку керә. Боларның барысын да иң элек яшьләргә һәм киләчәк буыннарга җиткерергә мөһим! Һәм бу эшне «Мәскәүдәге Татарлар Штабы» оешмасы бик уңышлы башкара!
Лилия Галимова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: штаб татар