27 октябрь 2021 яңалыклары
-
Исерек килеш килеп бәрелә
Якшәмбе көнне иртәнге сәгать 4тә Мәскәү проспектында 34 яшьлек ир «Ак мәчет» тукталышындагы бордюрга, тукталыш павильонына һәм трамвай юлларының электр баганасына бәрелә.
-
Чаллылылар – Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреатлары
Шушы көннәрдә Әлмәт каласында татар шагыйре Саҗидә Сөләйманованың тууына 95 ел уңаеннан каләм әһелләре, җитәкчелек һәм җәмәгатьчелек катнашында мәдәни чаралар узды.
-
Бакчада мунча янган
Якшәмбе көнне «Восход-1» бакчачылык ширкәтендә янгын чыга. Хуҗаның мунчасы тулысынча янып бетә. Бәхеткә, кешеләргә зыян килмәгән. Күршесе Вера Евграфова әйтүенчә, бу участокның хуҗасы 75 яшьләр тирәсендәге Вася абый.
-
«Тыныч тормышыбыз җимерелде»
Биш катлы 48/20 йорт 16 подъездлы. Ул 1979 елда төзелеп файдалануга тапшырылган. Бүген биредә 539 кеше яши. Шартлау 11нче подъездның 5нче катында булды.
-
Кызганычка каршы мондый фаҗигаләр Чаллыда еш кабатлана
Шәһәребезнең 48/20 йортында фаҗига булды. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча торак йортның дүртенче катындагы фатирда газ шартлады. Фаҗига урынына тиз арада янгын сүндерүчеләр, ашыгыч ярдәм хезмәте килеп җитте. Янгын сүндерү-коткару бүлекчәләре кешеләргә җимерелгән фатирлардан чыгарга ярдәм иттеләр. Якындагы подъездлардагы кешеләргә өйләрендә калмаска киңәш иттеләр.
-
Чаллыда шартлаган йортта зыян күргән кешеләргә акча җыю өчен счет ачтылар
Барлык битараф булмаган кешеләр фаҗигада зыян күрүчеләргә ярдәм итә ала.
-
48/20 йорт территориясеннән 90 тонна төзелеш калдыклары чыгарылды
Дүшәмбе көннән территориядә Автомобиль юллары предприятиесе МУП хезмәткәрләре эшли – бүгенге көнгә булган мәгълүматларга караганда, зур габаритлы чүп-чарларны санамыйча, 90 тонна төзелеш калдыклары чыгарылган.
-
27 октябрьгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
27 октябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак.