27 декабрь 2021 яңалыклары
-
Чаллыда «Яңа ел казы» тематик ярминкәләре бара
Чаллыда «Яңа ел казы» дип аталган бәйрәм алды тематик ярминкәләр шәһәрнең өч мәйданчыгында – Г.Тукай исемендәге яр буенда «Төзүче» стадионы каршында, Ипподром территориясендә һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә оештырылды.
-
Президент чыршысына 300дән артык Чаллы укучысы барды
Мәктәп укучылары, иҗтимагый оешмалар лидерлары һәм активистлары, олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңүчеләр, уку алдынгылары һәм башкалар республика Яңа ел чыршысында катнашты. Быел бәйрәм программасы Казанда Баскет-холлда узды.
-
«Тун астында сельдь балыгы» ничә сумга төшә һәм аны ничек ясарга?
Әлеге салаттан башка бернинди дә Яңа ел табынын күз алдына китереп булмыйдыр ул. Кайбер кешеләр әлеге салатны йомыркасыз гына, ә кайберәүләр исә алма салып та ясыйлар. Тик бер ингредиент кына кабатланмас кала – салат өстендә һәрвакыт кызыл чөгендер була һәм салат һәрвакыт катлы итеп ясала.
-
Чаллыда 69 комплекста яңа мәктәп барлыкка киләчәк
Чаллыда 69 комплекста мәктәп төзелеше башланачак. Бу хакта бүген аппарат киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте: «69 комплекста 1500 урынга исәпләнгән төзелешне башлау турында карар кабул ителде. Төзүчеләр мине ишетә. 2021 елның 1 сентябренә, тугыз айдан соң, яңа мәктәп ишекләрен ачу бурычы куелды».
-
Автозавод районында «Кар Кызын коткару операциясе» узды
Автозавод районында Яңа ел чараларын үткәрү дәвам итә.
-
«Каен аланы» салаты рецепты
Кирәкле ингредиентлар: 200 гр шампиньон гөмбәсе, 1 данә суган, 300-400 гр тавык филесы, 3 данә йомырка, 2 данә кыяр, 100 гр караҗимеш, майонез һәм яшел тәмләткечләр.
-
Чаллыда 13 нче автобус маршруты хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк
63 һәм 65 комплекста яшәүчеләрнең транспорт үтемлелеген уңайлату өчен 13 нче автобус хәрәкәте схемасына үзгәрешләр кертелде.
-
Чаллыда өлкән сыйныф укучылары Кама балалар медицина үзәгенең пациентларын котладылар
А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицейның 10 нчы медицина профильле "В" сыйныфы укучылары Яңа ел уңаеннан Кама балалар медицина үзәге пациентлары өчен бәйрәм мохите тудырдылар.
-
Чаллы юлларының кайбер участокларында светофорлар сүндереләчәк
27 декабрьдә, дүшәмбе көнне, электр челтәрләрендә ремонт эшләре сәбәпле, 09:00дән 15:00гә кадәр Хәсән Туфан проспекты һәм Җиңүнең 40 еллыгы урамы киселешендәге, шулай ук Вахитов проспекты һәм Җиңүнең 40 еллыгы урамы киселешендәге светофор объектлары сүндереләчәк.
-
Тутырылган тавык
«Татар халык ашлары» китабыннан тутырган тавык рецепты тәкъдим итәбез.
-
Дәүләт органнары җитәкчеләренә сораулар биреп булачак
2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.
-
27 декабрьгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
27 декабрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы саклана. Урыны белән кар явачак.