Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Тун астында сельдь балыгы» ничә сумга төшә һәм аны ничек ясарга?

Әлеге салаттан башка бернинди дә Яңа ел табынын күз алдына китереп булмыйдыр ул. Кайбер кешеләр әлеге салатны йомыркасыз гына, ә кайберәүләр исә алма салып та ясыйлар. Тик бер ингредиент кына кабатланмас кала – салат өстендә һәрвакыт кызыл чөгендер була һәм салат һәрвакыт катлы итеп ясала.

Сезнең игътибарга искиткеч тәмле, сыйлы салатның бер гади генә рецептын тәкъдим итәбез. Матур савыт алып, аның астына эре кыргычтан чыгарган пешкән бәрәңге чыгарабыз, аннары гына сельдь балыгын турап салабыз. Шулай итсәң, балыкның мае бәрәңгегә агып төшә дә, салатны ул тагын да тәмләндереп җибәрә. Аннары сельдь өстенә вак кына итеп, суган турап салабыз. Соңыннан исә пешкән кишерне, йомырканы вак кыргычтан чыгарып салып куябыз. Иң өскә исә кызыл чөгендер була. Салатның һәрбер катын яхшы итеп майонез белән сылап барырга онытмагыз. Сезгә тагын бер лайфхак: майонезны пакетка салыгыз да, пакетның почмагын кечкенә генә итеп кисеп алыгыз. Салатка майонез салганда, шул пакет аша эшләгез. Майонезны пакетка салып чыгарсаң, ул үзенә күрә бер матур булып, чама белән генә килеп чыга. 
Салат өстен йомырка сарысын вак кыргычтан чыгарып, шуның белән бизәргә дә онытмагыз. Аннары өстенә яшел үләннәр тезсәгез дә, салат үзенә күрә бер матур булып торачак. 
Мондый салатны ясау күпмегә баса соң? Әлеге сорауга җавап табар өчен без шәһәрнең ике кибетендә булып, бәяләрне чагыштырып кайттык. 
 

 

«Пятерочка» кибете (бәя, 1кг)

«Магнит» кибете (бәя, 1кг)

Бәрәңге

40 сум

37 сум

Кишер

25 сум

25 сум

Суган

23 сум

23 сум

Йомырка (10 данә)

1нче категориялесе – 84 сум

Олырак йомыркалар – 104 сум

1нче категориялесе – 94 сум

Олырак йомыркалар – 110 сум

Кызыл чөгендер

40 сум

40 сум

Сельдь балыгы

Чистартылган, вак кисәкләргә туралганы (400 гр) – 116 сум

Чистартылган, вак кисәкләргә туралганы (400 гр) – 120 сум

 

Майонез (380 гр)

70 сум

70 сум

 

Таблицадан күренгәнчә, «Пятерочка» кибетендә салат өчен кирәкле продукцияне алу 418 сумга баса. Ә «Магнит» кибетендә исә 425 сумга сатып алып, тәмле салат ясарга була. Бәяләр әллә ни аерылмый, шуңа да вакытыгызны әрәм итмичә, кибеткә чыгып кайтырга һәм Яңа ел табынына тәмле салат әзерләргә онытмагыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт