Чаллыда 69 комплекста яңа мәктәп барлыкка киләчәк
Чаллыда 69 комплекста мәктәп төзелеше башланачак. Бу хакта бүген аппарат киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте: «69 комплекста 1500 урынга исәпләнгән төзелешне башлау турында карар кабул ителде. Төзүчеләр мине ишетә. 2021 елның 1 сентябренә, тугыз айдан соң, яңа мәктәп ишекләрен ачу бурычы куелды».
Әйтергә кирәк, 2021 елда Чаллыда берьюлы ике мәктәп ачылды. Алар – Мәләкәс аръягы микрорайонындагы 14 нче гимназия һәм 59 нчы «Адымнар» гимназиясе.
«Без 2015 елда ел саен бер мәктәп төзиячәкбез дигән идек. Без үз сүзебездә торабыз. Бу еллар эчендә шактый күп мәктәп төзелде. Һичшиксез, бу – Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең ярдәме. Аның инициативасы буенча шәһәрдә полилингваль мәктәп ачылды. Бу – матур урында иң заманча мәктәп.
Мәләкәс аръягы микрорайонындагы икенче мәктәпкә карата рәхмәт сүзләрен безнең республика Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка җиткерәм. Икенче мәктәп төзү турында моңарчы күрелмәгән карар кабул ителде. Без аны кыска вакыт эчендә төзедек. Ул Замелекесье халкы өчен бик мөһим объект. Әгәр без 14 нче гимназияне төземәгән булсак, ике ел элек ачылган 39 нчы мәктәп өч сменада укыр иде», - диде мэр.
Исегезгә төшерәбез, соңгы җиде елда Чаллыда алты мәктәп төзелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев