28 июнь 2021 яңалыклары
-
Студентлар мөхтәрәм укытучылары Ләйлә Габдуллинаны искә алдылар
20 июнь көнне озак еллар дәвамында Казан федераль университетының Яр Чаллы филиалында хезмәт куйган мәртәбәле педагог Ләйлә Габдуллина вафат булды. Кичә, 27 июнь көнне, аның студентлары, мөхтәрәм кешеләрен искә алдылар, Коръән ашы укыттылар.
-
Коронавирус әнисе белән кызын алып китте
20 июньдә шәһәребездә, озак еллар КФУда эшләгән педагог, аннары ТИСБИда тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифаларын башкарган Ләйлә Габдуллинаны соңгы юлга озаттылар. Безнең мәгълүматлар буенча ул коронавирус инфекциясен җиңә алмаган.
-
Авырлы хатыннарга һәм балаларга прививка ясаячаклар
Йөкле хатыннар икенче атнадан вакцина ясата ала.
-
Прививкаң булмаса, өйләнмә
Түбән Новгород ЗАГСларында яңа чикләүләр кертелә. Өйләнергә теләүчеләр COVID-19 прививкасыннан яки махсус белешмәләрдән башка, үз мөнәсәбәтләрен законлаштыра алмый.
-
Яшьләр көнендә чыгыш ясаган NILETTO: “Миңа яктылык тараттыгыз! Җылы шәһәр сез”
Үткән ялларда шәһәребездә Яшьләр көне гөрләп уздырылды.
-
Иван-чәйне ничек дөрес итеп җыярга?
Иван-чәй яфракларын өстән аска таба сыдырып, сабакның урта өлешенә кадәр җыярга кирәк.
-
Пенсия фонды хәбәр итә (сорау - җавап)
Сорауларга шәһәребезнең Пенсия Фонды җитәкчесе Эдуард Фәттахов җавап бирә.
-
Чаллы мәктәпләрендә азык-төлек блокларын ремонтлый башлыйлар
– Башлангыч мәктәп укучыларының барысы да түләүсез кайнар ашау белән тәэмин ителәчәк. Бу мөһим социаль инициатива. Әлеге хокук проекты, иң беренче чиратта, безнең балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен каралган, – дип сөйләде дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов.
-
Яр Чаллыда пляж волейболы буенча турнирда 22 команда катнашты
«МИКСТ – 2021» дип аталган пляж волейболы буенча турнирда 22 команда көч сынашты.
-
Чаллыда быел 9нчы сыйныфны 5080 кеше, 11нчене – 2003 кеше тәмамлады
Яр Чаллыда 2021-22 уку елында 251 белем бирү учреждениесе үз эшен башкарачакң.
-
Яр Чаллыда 1,5 яшьтән алып, 3 яшькә кадәр булган балаларның 80 проценты балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин ителәчәк
Бу турыда бүген башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов хәбәр итте.
-
Чаллыда коронавирус белән авыручыларга койка-урыннарны арттыралар
Бүгенге көндә Яр Чаллыда коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны – 2 819. Медицина күзәтүе астында – 102 кеше, күзәтү астыннан 8 670 кеше алынган. Барысы бергә 1 722 кеше авырудан терелгән инде.
-
Гармунчының даны кабат югарыда!
Быел Актанышта үткән Халыкара гармунчылар җыенын кайтып күрергә миңа да бәхет елмайды. Анда төрле төбәкләрдән: Татарстанның Казан, Чаллы шәһәреннән, районнарыннан, Удмуртиянең Сарапул, Башкортстанның Октябрский каласыннан, районнарыннан – барлыгы 60лап гармунчы катнашты. Оештыручы – Актаныш районы хакимияте. Алып баручылар – Илдус Хәдиев, Фәнзилә Хәйриева. Катнашучыларның осталыкларын җырчы Мирзанур Фәрухшин һәм композитор Инсаф Хәбибуллин бәяләде.
-
Сусаудан эчемлек
Даими укучыбыз Гөлфирә Зиннурова эсседә сусауны баса торган эчемлек ясау ысулы белән бүлешә. Ул бик җиңел һәм тиз ясала икән.
-
"Шәһри Чаллы" яңача!
Хөрмәтле укучыларыбыз, бу үзгәрешкә сез дә үз өлешегезне кертә аласыз!