28 декабрь 2017 яңалыклары
-
Чаллыда исерек хәлдәге шофер микроавтобуска бәрелгән
Чаллыда исерек хәлдәге шофер микроавтобуска бәрелгән, дип хәбәр итә «Челнинские известия». Юл-транспорт һәлакәте кичә «Вахитов проспекты» тукталышында булган. 10нчы модель «Лада» автомбилен идарә иткән 22 яшьлек егет пассажирларны төшерергә дип туктаган микроавтобуска килеп бәрелгән.
-
Киләсе елдан яңа төр пенсия барлыкка киләчәк
Бүген Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин пенсия өлкәсендә үтеп баручы елга йомгак ясады, киләсе елдан керәчәк үзгәрешләр турында сөйләде. Узган ел гади булмады, шулай да пенсия өлкәсендә уңышлар җитәрлек. Бу пенсия артудан алып пенсия фонды эшчәнлегендәге үзгәрешләргә кадәр чагыла.
-
“Ел җитәкчеләре”н хөрмәтләделәр
Татарстанда ел саен "Ел җитәкчесе" бәйгесе үткәреп, республика, илебез үсешенә зур өлеш керткән җитәкчеләрне билгелиләр. Бу бәйгедә шәһәребез предприятие һәм оешма җитәкчеләре дә катнаша. Әлеге тантана Казанда узды.
-
Яңа ел турында нәрсә беләбез?
Яңа ел - һәркемнең иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәмнәренең берсе. Әмма бу бәйрәм турында без күп беләбезме соң? Яңа ел турында иң кызыклы фактларны җыярга булдык. Яңа елны бәйрәм итә башлау безнең эрага кадәрге 3 меңьеллыкка - Месопотамиягә барып тоташа. Вавилон халкыннан иудейлар, аннары греклар аша бу вакыйга Көнбатыш...
-
Яңа елга нинди бүләк бирергә ярамый?
Яңа елга да күп калмады, димәк, бүләкләр сайларга вакыт. Гадәттә, без аны иң ахыргы көнгә калдырабыз. Аннары инде вакыт та тыгыз була, бәяләре дә кыйммәтләнә, кирәкмәгән бүләкләр дә алып куела. Шуңа да аның хәстәрен хәзердән үк күрергә киңәш итәбез. Без бу юлы бүләк сайларга өйрәтмибез, ә нәрсә бүләк итәргә ярамаганын...