Яңа елга нинди бүләк бирергә ярамый?
Яңа елга да күп калмады, димәк, бүләкләр сайларга вакыт. Гадәттә, без аны иң ахыргы көнгә калдырабыз. Аннары инде вакыт та тыгыз була, бәяләре дә кыйммәтләнә, кирәкмәгән бүләкләр дә алып куела. Шуңа да аның хәстәрен хәзердән үк күрергә киңәш итәбез. Без бу юлы бүләк сайларга өйрәтмибез, ә нәрсә бүләк итәргә ярамаганын...
Кыйммәтле бүләкләр. Ул кешене кыен хәлгә калдырырга тиеш түгел. Юмартлык, әлбәттә, яхшы, әмма бүләк алган кешенең дә сезгә җавап итеп бүләк бирәсе килер. Ә аның финанс хәлен сез белмисез. Бүләк алам дип бурычка да керүе бар бит.
Әзер котлау сүзләре язылган открытка. Открыткага сез үз теләкләрегезне язарга тиеш. Гади текст булса да, кеше аны үзенә адресланган булуын белеп торачак һәм аның күңеле дә булачак.
Ашык-пошык эшләнгән чиле-пешле кул эшләре. Үз кулларың белән эшләнгән бүләк бирү әйбәт, ләкин сез аны яңа гына эшләгән һәм бик үк камил булып бетмәгән булса, аны үзегезгә калдырыгыз.
Сертификат. Бүләкнең бәясе күрсәтелмәгән булуы шарт. Аннары ул кешегә сюрприз да булырга тиеш. Ә сертификат бу ике таләпкә дә җавап бирми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев