“Ел җитәкчеләре”н хөрмәтләделәр
Татарстанда ел саен "Ел җитәкчесе" бәйгесе үткәреп, республика, илебез үсешенә зур өлеш керткән җитәкчеләрне билгелиләр. Бу бәйгедә шәһәребез предприятие һәм оешма җитәкчеләре дә катнаша. Әлеге тантана Казанда узды.
2017 ел нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр арасында шәһәребез предприятиеләре җитәкчеләре булуы сөенечле күренеш. Сергей Титов исемендәге катыргы- кәгазь комбинаты генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев "Югары дәрәҗәдә көндәшлеккә сәләтлелек" номинациясендә лауреат булды. "Куркынычсыз һәм яхшы эш шартлары тудыру "номинациясендә "Домкор индустрия" җаваплылыгы чикләнгән оешма генераль директоры Рөстәм Гайнуллов бүләкләнде. "Кадрлар потенциалын актив үстерү" номинациясендә "Леони рус" компаниясе филиалының персонал буенча директоры Лариса Газизовага тиңнәр булмады. Тантанада "Яңа җитештерү булдыру" номинациясендә Bars Technology компаниясенең директорлар советы рәисе Олег Коробченко белән "Кнорр-Бремзе КАМА" предприятиесе җитәкчесе Манфред Киндерманны билгеләп үттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев