Чаллы самбочылары Түбән Новгород өлкәсеннән җиңү яулап кайтты
26-27 нче март көннәрендә "Заман" яшьләр үзәгендә шөгыльләнүче егетләр Кстов шәһәрендәге XVII Бөтенроссия турнирында катнашты.
Чарада Мәскәү, Саратов, Ульян, Киров, Ярославль өлкәләреннән, Татарстан һәм Чуашстаннан 200дән артык спортчы көч сынашты.
59 кг авырлык категориясендә Роберт Мөхәмәдиев, 79 кг авырлык категориясендә Даниил Ширковский 1 урынга лаек булды. Моннан тыш, Даниил иң яхшы көрәш техникасы өчен акчалата бүләкләнде. Егетләрнең тренеры - Владимир Тимофеев.
Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев