Татарстанда 5 ел эчендә Россиянең башка регионнарыннан килгән абитуриентларның саны 20%ка арткан
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда 5 ел эчендә Россиянең башка регионнарыннан килгән абитуриентларның саны 20%ка арткан

Татарстанда 5 ел эчендә Россиянең башка регионнарыннан килгән абитуриентларның саны 20%ка арткан, дип хәбәр итте “Татар-информ” мәгълүмати агентлыгына ТРның Мәгърифәт һәм фән министрлыгының югары белем бирү бүлеге башлыгы Линар Яруллин.

“БДИ тапшыру әлегә төгәлләнмәгән. Ул 2 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Моңа карамастан инде хәзер БДИ нәтиҗәләрен белүче абитуриентлар актив рәвештә югары уку йортларына документлар тапшыралар”, – дип белдерде Линар Яруллин. Аның фикеренчә, БДИның төп сынауларын үтүгә, абитуриентлар саны тагын да күбәячәк. 
ТРның Мәгърифәт һәм фән министрлыгының югары белем бирү бүлеге башлыгы абитуриентларның 5 югары уку йортына гаризалар тапшыра алулары турында да әйтте. Документларны кабул итеп алучы уку йорты 10 юнәлеш буенча абитуриентлардан гариза яздыра ала. Алдагы елларны исә абитуриент документларны 3 юнәлеш буенча гына тапшыра ала иде. 
Вузларда кабул итү кампаниясе 20 июньдә үк эшли башлады һәм 17 августка кадәр дәвам итәчәк. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


абитуриент мобиль кушымта аndroid мәгариф уку вуз

Нет комментариев