30 сентябрь 2021 яңалыклары
-
Октябрь аена халык сынамышлары (1-15нче октябрьгә кадәр)
Октябрьгә аяк басачакбыз. Әлеге айның сынамышларына карап, әби-бабаларыбыз кышның нинди буласын да фаразлаганнар. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сез дә игътибар итеп карагыз әле, сынамышлар рас килер микән.
-
Наил Мәһдиев Россия мэрлары милли рейтингының беренче унлыгына керде
«Рейтинг» мәгълүмати коммуникацияләр үзәге РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты белән берлектә 2021 елның август-ноябрь айларына Россия Федерациясенең эре финанс-сәнәгать үзәкләре һәм төбәкләр башкалалары мэрларының эшчәнлеген бәяләүгә багышланган яңа тикшеренү әзерләде.
-
Яр Чаллы мәктәпләрендә «Аңлы укытучы»ны сайлыйлар
Чаллы укучылары һәм аларның әти-әниләре «Аңлы укытучы»ны сайлыйлар. Һәр мәктәптә үзенең «Аңлы укытучы»сы булачак. 30 нчы мәктәптә бу исемгә икенче ел рәттән туган тел һәм әдәбият укытучысы Гөлнара Әминова лаек.
-
Конкурста катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлый
1 октябрьдән шәһәрдә «Яр Чаллы шәһәренең иң яхшы социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмасы» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлый.
-
Шәһәргә «Ультрикс Квадри» препаратының 96 000 дозасы кайтты
Яр Чаллыда гриппка каршы прививканы өлкәннәр поликлиникаларында гына түгел, ә COVID-19дан мобиль вакцинация пунктында да ясатырга мөмкин.
-
Яр Чаллыда «КАМАЗ» призларына Бөтенроссия турниры башланды
Яр Чаллы шәһәрендә 2007-2008 елгы егетләр һәм кызлар арасында дзюдо буенча «КАМАЗ» ААҖ призларына ХХXV шәхси - команда традицион турниры, Машина төзүчеләр көненә һәм турнирга нигез салучы, Советлар Союзының спорт мастеры Михаил Климов истәлегенә багышланган, шулай ук дзюдо буенча «Татарстанның барлык йолдызлары» XXVIII команда традицион турниры старт алды.
-
Чаллы спортчылары авыр атлетика буенча Европа беренчелегендә җиңү яулады
«Төзүче» спорт мәктәбе укучысы Регина Шәйдуллина 23 яшькә кадәрге яшүсмер кызлар арасында авыр атлетика буенча Европа беренчелегендә катнашты һәм алтын медаль яулады.
-
Чаллы табиблары командасы йөрәккә уникаль операция ясады
"Cardio team" ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең "Йөрәк командасы" чираттагы тапкыр Татарстанда аналоглары булмаган операция үткәрде, ә тулаем Россия буенча мондый операцияләрне бик аз клиникалар башкара.
-
Нияз Билалов – чемпион
Чаллы спортчысы Нияз Билалов - дзюдо буенча Россия чемпионы исеменә лаек булды.
-
Эшсезлек дәрәҗәсе кими
Чаллыда 1347 эшсез кеше исәпләнә.
-
Хатын-кыз пенсионерлар күбрәк
Өлкән яшьтәге кешеләр шәһәр халкының 22,8 процентын тәшкил итә.
-
Чаллыда авыручылар саны арта
Чаллыда узган атна белән чагыштырганда ОРВИ белән авыручылар саны 26 процентка арткан.
-
Парклар һәм скверлар «хуҗалы» булды
Айрат Насыйбуллин җитәкчелегендәге структура парклар һәм скверлар өчен җаваплы итеп билгеләнде.
-
Түбәтәй киеп йөгерәләр
10 октябрьдә Казанда милли марафон була.
-
Бүген - рейд
30 сентябрьдә Чаллы автоинспекторлары рейд үткәрәчәкләр.