Наил Мәһдиев Россия мэрлары милли рейтингының беренче унлыгына керде
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев Россия мэрлары милли рейтингының беренче унлыгына керде

«Рейтинг» мәгълүмати коммуникацияләр үзәге РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты белән берлектә 2021 елның август-ноябрь айларына Россия Федерациясенең эре финанс-сәнәгать үзәкләре һәм төбәкләр башкалалары мэрларының эшчәнлеген бәяләүгә багышланган яңа тикшеренү әзерләде.

Аның объектлары - Россиянең 88 шәһәре мэрлары. Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев рейтингның 10нчы баскычында урнашты.

 

Фото: http://nabchelny.ru/

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бүләкләү

Нет комментариев